Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Шикаять урынлымы? [+ ФОТОЛАР]

Шәһәр-район, республика хәбәрләрен almet-rt.ru сайты һәм социаль челтәрләргә дә урнаштырабыз. Аларда еш кына әлмәтлеләр һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә фикер-тәкъдимнәрен калдыра. Шуларның берсе безне юлга чакырды.

Шәһәрдәге иң матур, чәчәктә утырган ишегалларын билгеләү өчен махсус төзелгән комиссия бу көннәрдә аларны карап, бәяләп йөри. Шуның берсендә без дә катнаштык. Социаль челтәрдә бу хактагы язма астында Ленин урамындагы 139 б йорты ишегалдының пычрак булуы турында комментарий калдырылган иде. Алдагы елларда әлеге ишегалдының үрнәкләр арасында йөрүен искә алып, бик гаҗәпләндек һәм үзебез барып күрергә булдык. Нәкъ менә кичке якны сайлавыбыз юкка түгел иде. Ишегалды җыештыручылар нигездә территорияләрне иртәнге якта җыештыра.

Карап чыкканчы башта капка төбендә утыручы өлкәннәр белән сөйләшергә булдык.

- Белмим, кем шулай язгандыр. Ишегалдыбыз гел чиста, яшеллекләр, чәчәкләр дә үсә. Җыештыручыбыз Надежда Нестерова бик әйбәт, тырыш. Без йокыдан торганчы җыештырып, ял иттереп куя. Аның эшеннән бик канәгать, - диде 76 яшьлек Зәкия апа Ибраһимова.

Капка төбендә утыручы ир-атлар да аның фикерен куәтләде. Алай да йортның бер башыннан икенчесенә кадәр үзебез дә карап чыгарга булдык. Тел-теш тидереп булмый. Йорт каршындагы газоннарда ромашка, пион, лилияләр үсә. Йорт тирәсеннән баручы тагын бер хатын-кызны туктатып, аның да ишегалды җыештыручысының хезмәтенә бәя сорадык. Ул Надежда Нестерова булып чыкты.

- Мин ишегалды җыештыручысы булып 2001 елдан бирле эшлим. Шулай ук биредә яшим. Чәчәкләрне үзем утырттым. Алай зарланып мөрәҗәгать иткәннәре юк иде моңа кадәр. Дөрес, һәркемгә дә ярап булмый инде ул. Бу йортта кеше фатирына кереп торучылар күп хәзер. Яшьләр арасында чүпләрен тәрәзәдән генә ыргытучылар да бар. Чисталыкны сакларга тырышам. Көндез дә, кичен дә караштыргалыйм, - диде ул.

Сүз уңаенда ишегалдындагы балалар мәйданчыгына да тукталып үтәсе килә. Менә аны яңартсаң, матурласаң була. Бер таган, бер таучык кына монда. Яңа уен комплексы, заманча спорт корылмалары урнаштырылып, әти-әниләр балалары белән чәчәкләр утыртсалар, шәп мәйданчык булыр иде. Ә урыны менә дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса