Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Сөңге бозлар – куркыныч

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында тырыш хезмәткәрләр аз түгел. Аларның барысын да һөнәри бәйрәм уңаеннан уздырылган тантанада билгеләп үтү мөмкин булмаганлыктан кайберләренә бүләкләр торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең 22 мартта узган штаб утырышында тапшырылды.

Һәр атнада үтә торган утырыш бу юлы тәбрикләүләрдән башланды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков фидакарьләргә "ТР коммуналь предприятиеләр берлеге" төбәк тармак берләшмәсенең Мактау грамотасын һәм Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.

Аннан сүз эш-мәшәкатьләргә күчте. Ә алар ТКХ тармагында бетеп тормый. Һәр ел фасылының үз проблемасы. Көз көне территорияне коелган яфраклардан, кышын кардан арындырып, тротуарларга ком сибеп торырга туры килсә, ямьле яз да мәшәкатьләр өсти. Николай Алексеевич идарәче компанияләр җитәкчеләренә түбәләрне кардан һәм сөңге бозлардан һәрдаим чистартып торырга кирәклегенә күрсәтте. Шулай ук ишегалларында да кар өелеп торырга тиеш түгел. Көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны да үзвакытында түгү зарур. "Штрафларның күләме аз түгел", - дип искәртте Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары. Искәртүнең сәбәбе шунда, чөнки административ җаваплылыкка тартылучылар арасында торак йортларга хезмәт күрсәтүче оешмалар да булып тора.

Утырышта "000" службасына кергән заявкалар үтәлеше берәмтекләп тикшерелде. Йортларда яшәүчеләрнең кайберләре сөңге бозларны бәреп төшерүләрен сорап мөрәҗәгать иткән, икенчеләре түбәдән су агуы һәм башкалар хакында җиткергән.

Капиталь ремонт, һәрвакыттагыча, игътибар үзәгендә. Бүген капиталь ремонт исемлегенә кертелгән барлык торак йортларда да электрүткәргечләрне, түбәләрне алыштыруга керешкәннәр. Графиктан артта калучыларга эшне тизләтергә әйтелде. Подряд оешмалары техника куркынычсызлыгын төгәл сакларга тиеш. Бу өлкәдәге җитешсезлекләр өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.

Кар эрегән чорда подваллар аеруча контрольдә тоту кирәк. Аларга су үтеп кермәскә тиеш - таләпләр әнә шундый.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250