Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Сез ЖЭУга еш мөрәҗәгать итәсезме?

3 ноябрьдә булып узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга тәнкыйть сүзләрен ирештерде. Ул кешеләрдән кергән үтенечләренең бик еш җавапсыз калуын, моның ахыр чиктә шикаятьләр артуга китерүен, шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү гражданнарның иң зур чыгымнарыннан берсе булуын билгеләп үтте. Әлмәтлеләр үзләренең идарәче компанияләре эшчәнлегеннән...



Лариса Мурадова, 8 Март урамында яшәүче:- Без торак-эксплуатация участогына бик сирәк мөрәҗәгать итәбез. Торак-коммуналь хезмәтләр канәгатьләндерерлек күрсәтелә дияргә була.Ә инде берәр проблема килеп чыгып, шалтыратырга туры килгәндә, 7 нче ЖЭУ хезмәткәрләрен озак көтәргә туры килми, бик тиз килеп җитәләр. Шуңа күрә алардан зарлана алмыйм. Ә менә йорт яки подъезд буенча нәрсәдер эшләргә кирәк булса, башкаларның әйтүенә караганда, аларга көн дә шалтыратып һәм бу хакта исләренә төшереп торырга кирәк.
Венера Дмитриева, Төзүчеләр проспекты, 20 нче йортта яшәүче:
- Менә ике айдан артык инде бездә күгәрек төстәге кайнар су ага. Мондый су бернигә дә яраксыз, хәтта савыт-саба юарга да. Күршеләр җәйдән үк бу хакта чаң суга башладылар, тик һаман да үзгәреш юк. Алар мөрәҗәгать иткәч, без шалтыратып тормадык. Безнең йорт 10 нчы ЖЭУ хезмәт күрсәтүендә. Хәзер башка йортлар подъездларына аяк тавышы ишетелүгә кабына торган лампочкалар куялар. Безгә дә шундыйны урнаштырсыннар иде. Югыйсә бүген лампочкалар иртәдән кичкә кадәр яна һәм без аларны үзебез алыштырабыз.
Минзилә Гыйлалова, шәһәрдә яшәүче:
- Фәхретдин урамындагы 59 нчы йортта сукырлар яши. Анда минем өлкән яшьтәге әнием дә гомер кичерә. Әлеге йортта бик еш су булмый. Аннан соң электр энергиясен дә гел өзәләр. Монда һәр фатирга шәхси җылыту системасы урнаштырганнар иде. Ут булмагач, казаннар да эшләми. Менә шундый уңайсызлыклар белән очрашырга туры килә. Су булмаячагын кайчагында кисәтәләр, күпчелек очракта әйтеп тә тормыйлар яисә игъланны бик соң эләләр. Подъездлар казаннар урнаштырган вакытта бик начар хәлгә килде. Аннан соң ремонт булмады. "Комплектсервис" ҖЧҖ һаман да бу эшне суза. Подъездда идән юучы да юк. Сукырлар моны үзләре башкара алмый бит.
Артур Сохинов, Шевченко урамы:
- Теге яки бу сорау туса, иң элек "000" хезмәтенә шалтыратып белешәбез. Анда җавап булмаса, ЖЭУга мөрәҗәгать итәбез. Реакция акрын, әлбәттә. Фатирыбызның түшәменнән канализация суы саркып интектерә. Алдагы хуҗалардан калган проблема бу. Алар әйтүенчә, авария хезмәте ике плитә арасындагы ялгау таушалу сәбәпле чыккан бу җитешсезлекне идарәче компания хәл итәргә тиеш дип киткән. Июнь аенда ЖЭУ-13 кә барып гариза калдырган идем, аннан бик күп вакыт узды, гамәл юк. Ә түшәмнән су һаман сарка.
Флүзә Гәрәева, мәгариф тармагы, Совет урамы:
- Мин үзем еш шалтыратам: подвалда су агып ята, черки чыга, тончу ис… Узган кыш интектек: һава торышына карап җылылыкны җайга салучы система эшли башлагач кыш дәвамында ул 3-4 тапкыр сүнеп, җылысыз калдык. Безнең мөрәҗәгатькә селкенмиләр дә "Альянс-Плюс" хезмәткәрләре - слесарь җибәрәбез диләр дә, килмиләр. Җылылык белән бәйле проблема буенча килделәр анысы, проблема хәл ителде.
Сораштырдылар Ирина АПАЧАЕВА һәм Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250