Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Республика халкы тарифлар үзгәрешен агымдагы елның 1 июленнән сизәчәк

1 июльдән халык өчен "зәңгәр ягулык" бәясе үсеше - 15 процент, электр энергиясенең бер ставкалы тарифы үсеше 12 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Узган елдагы кебек, быел да коммуналь хезмәтләргә тарифлар 1 гыйнвардан күтәрелмәде. Республика халкы газ, җылылык, электр энергиясе һ.б. хезмәтләр буенча тарифлар үсешен 1 июльдән генә сизәчәк. 2013 елның 1 июленнән халык өчен зәңгәр ягулык бәясе 15 процентка күтәреләчәк, электр энергиясенең бер ставкалы тарифы үсеше 12 процент дәрәҗәсендә планлаштырыла.
Җылылык белән тәэмин итүгә килгәндә, анда кайбер яңалыклар көтелә. Билгеле булганча, узган елның сентябреннән республикада җылылык тарифларын катнаш субсидияләү бетерелде. Шул рәвешле, халык белән сәнәгать предприятиеләре бердәй шартларга куелды. Электр энергиясе белән комбинацияләнеп җитештерелгән җылылык энергиясенә килгәндә, узган ел аны кулланучы эре шәһәрләр һәм торак пунктларда (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Урыссу) халык өчен тарифлар гомуми каралган булса, быел тарифлар арттырганда аларның һәркайсына аерым якын киленәчәк. Лилия Борисова сүзләренә караганда, 2013 елның 1 июленнән Казан халкы өчен җылылык тарифлары күтәрелми, ягъни 2012 ел дәрәҗәсендә сакланып кала, ә Чаллы, Зәй, Түбән Кама һәм Урыссуда беркадәр күтәреләчәк.
Су белән тәэмин итү буенча тарифлар үсеше уртача - 5, су бүлү тарифлары үсеше 7 процентка планлаштырыла.
"Татар-информ"

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250