Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Проблемаларны бергәләшеп чишү җиңелрәк

Яшьләр үзәгендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К.Кәримов һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов төзелеш тармагы, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты.

Сөйләшү узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаудан, быелга алда торган бурычларны бәян итүдән башланды. Башта М.Х.Салихов чыгышы тыңланды. Ул муниципаль районда төзелеш темпының елдан-ел арта баруын, федераль һәм республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Мисал өчен, социаль ипотека буенча калабызда барлыгы 24 торак йорт төзелде. Бу 3700 фатир дигән сүз. Узган ел авария хәлендәге торак программасы буенча 31 гаилә торак шартларын яхшыртты, Бөек Ватан сугышы ветераннары уңайлы торак белән тәэмин ителде. "Исемлектә тагын 50 дән артык ветеран. Бүген 17 ветеранга уведомление килде. Бу җәһәттән эш дәвам итә, аларның торак шартларын яхшырту өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар", - дип белдерде Мәҗит Хаҗипович. Ул 2012 елда да муниципаль район алдында зур бурычлар торуын җиткерде. Быел да 155 мең квадрат метр торак төзеп тапшырырга туры киләчәк. Торак төзелешендә төп юнәлешләрнең берсе итеп торакны арендага бирү базарын үстерү билгеләнгән. "Мондый базар оештыру чиратта торучыларга социаль найм буенча фатир алу форсаты тудырырга, ипотекага беренчел взносны кертү көчләреннән килмәгән яшь гаиләләрнең хәлен җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк", - дип аңлатты М.Х.Салихов. Мәгълүм булганча, "Алсу" микрорайонында "Алнас" ААҖ хезмәткәрләре өчен корпоратив торак төзелеше башланды инде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе агымдагы елда "Көнбатыш капка" һәм "Яшьлек" микрорайоннарының 90 процентка төзеләчәген, биредә яшәүчеләр санының 15 меңнән артып китәчәген искәртеп, министр урынбасарына монда мәктәп һәм балалар бакчаларына ихтыяҗ зур булуын җиткерде. Бүген Әлмәттә төзелүләренә 30 елдан артык булган һәм биналары югары дәрәҗәдә тузган 46 мәгариф учреждениесе, 4 республика коррекция мәктәбе исәпләнә.
"Аларны ничек тә булса мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча Президент программасына кертергә иде. Быел 8-10 мәктәп программага эләксә, әйбәт булыр иде", - диде Мәҗит Хаҗипович. Әлегә бу программага безнең ике генә мәктәп эләккән. "Авыл клубы" программасы буенча бездә 3 ел дәвамында һәр елны берәр клуб төзеләчәк. 2012 елда Югары Мактамада, аннан соң планда - Чупай һәм Елховой авыллары.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагына тукталып, М.Х.Салихов аны модернизацияләү, нәтиҗәлелеген, сыйфатын күтәрүнең шулай ук төп юнәлештән саналуын бәян итте. Бүген күпкатлы торак йортларга 22 шәхси идарәче компания, 54 ТСЖ хезмәт күрсәтә. 36 авыл җирлегенең 21ендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар бар. Капиталь ремонт программасы буенча 4 ел эчендә 283 торак йортка ремонт уздырылды. Йортларга җылылык энергиясенең, кайнар һәм салкын суның исәбен алучы прибор кую эше тәмамланды. 2008 елдан алып барлыгы 1763 счетчик куелган. 5 ел эчендә тагын 119 торак йортка энергияне янга калдыра торган технологияләр кулланып, капиталь ремонт ясарга кирәк. Әлеге программаны төгәлләү өчен шәһәрдә һәм райондагы 1995 елга кадәр төзелгән капиталь ремонтка мохтаҗ йортларга 6,5 миллиард сум акча таләп ителә. Быелгы исемлеккә 24 йорт кертелгән.
- Иң авырткан урыннарның берсе - моннан 40 ел элек төзелгән канализация чистарту корылмалары, - дип министр урынбасарының игътибарын тагын бер проблемага юнәлтте Мәҗит Хаҗипович. Муниципалитет җитештерүчәнлеге тәүлегенә 60 мең кубометр булган чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең проект-смета документларын эшләгән инде. Хәзер федераль программага эләгү мәсьәләсе хәл ителә. Рус Акташында куәте тәүлегенә 600 кубометр тәшкил иткән яңа чистарту корылмалары төзелә. Бүген инде биредә 21 миллион сумнан артыклык эш башкарылган.
Р.К.Кәримов киңәшмәдә катнашучыларны торак-коммуналь хуҗалык комплексының узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды, 2012 елга бурычларны бәян итте, сорауларга җавап бирде. Ул, аерым алганда, 2011 елның тотрыклы үтүен, Россия Федерациясе рейтингында Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгының беренче урын алуын билгеләп үтте. Аның быел "Әлмәт-Водоканал" ААҖнең "Чиста су" федераль программасында катнашачагы турындагы хәбәрен әлмәтлеләр алкышлап кабул итте.
"Әлмәт - алдынгы шәһәрләрнең берсе. Проблемаларны һәм сорауларны бергәләшеп чишәрбез", - диде Равил Каюмович.

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250