Әлмәт таңнары

ОДН проблемасын хәл итү юлы бар

Узган җомга көнне район башкарма комитетында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.

Халыкны иң борчыганы - гомумйорт буенча исәпләүләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров әлеге проблеманы чишү өчен чаралар күрелүен хәбәр итте. Мәсәлән, башкарма комитет җитәкчелеге дә кертелеп, эшче төркем төзелде, алар идарәче компанияләр эшчәнлегенә күзәтчелек итәләр. Шулай ук яшәүчеләрне һәм тотылган су күрсәткечләрен ачыклау ниятеннән беркем дә теркәлмәгән фатирлар тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 472 акт төзелеп, ЕРРЦга тапшырылган. Фатирлардагы счетчикларны карап йөргәндә аларның 2389 ының төзексез булуы ачыкланган. Аларның барысы да хәзер исәптән төшерелгән. Мондый фатирлардан түләү норматив буенча алына. Кешеләр яши торган йортларда урнашкан торак билгеләнешендә булмаган 432 бинаның инженерлык челтәрләренә ничек тоташтырылуы тикшерелгән. Электр энергиясенең исәбен алучы гомумйорт приборыннан соң йорт эчендәге электр челтәренә тоташтыруның сигез очрагы ачыкланган.

- Идарәче компанияләр агымдагы ремонт планына үзгәрешләр кертә, - диде Рияз Комаров. - Төп игътибар электр энергиясен янга калдыра торган чараларга бирелә. Болар - подъезд ишекләрен, чарлакларны җылыту, тәрәзәләрне алыштыру, торбаүткәргечләрне изоляцияләү, панель арасындагы җөйләрне герметиклаштыру. Салкын суга ОДН югары булган йортлар санын 103 тән 59га, электр энергиясен өч тапкырга, ягъни 360тан 110га киметергә мөмкин булды.

Очрашуга коммуналь предприятиеләр, идарәче компанияләр, ЕРРЦ җитәкчеләре дә чакырылган иде. Журналистларның аларга да соравы байтак иде. Иң беренче булып тарифлар кызыксындырды. Су, җылылык һәм электр энергиясенә быелга тарифлар республиканың тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган инде. 2013 елның 1 июленнән су 6 (39,04 сум/м3), су бүлү 6 (16,18 сум/м3), җылылык 13 (1823,97 сум/Гкал.), электр энергиясе 12 (2,88 сум/Квт.сәг.) процентка арта. Газга тариф үсеше 15 процент тәшкил итә. Торак хезмәтләренә дә тарифлар 1 июльдән 6 процентка артыр дип көтелә.

Шәһәрдә яшәүчеләр арасында электр энергиясе күрсәткечләрен шалтыратып тапшырырга кирәкме дип сораучылар да бар.

- Квитанциягә язу да җитә, ә иң яхшысы күрсәткечләрне бер вакытта алу, - диде "Татэнергосбыт" ААҖнең Әлмәттәге филиалы начальнигы Игорь Бредников.

Күрсәткечләрне фатирларга кермичә дә алу мөмкинлеге бар икән. Моңа дистанцион тапшыргычлы приборлар урнаштырып ирешергә була. "Альянс" ҖЧҖ Фәхретдин һәм Маяковский урамындагы ОДН зур булган йортларда яшәүчеләргә әлеге приборларны бушлай куярга тәкъдим итеп караган. Тик яшәүчеләрнең 40 проценты моннан баш тарткан. Дистанцион счетчиклар урнаштыру - коммунальчыларның хыялы. Чынлап та, фатирларда заманча әлеге приборлар урнаштырылса, ОДН проблемасы да юкка чыгар иде.

Ике тарифлы счетчикларга да ачыклык кертелде.

- Счетчикларын кабаттан программалаштыруга гариза язмаганнар 1 гыйнвардан автомат рәвештә бер тарифлыга күчерелде. Ике тарифлы ул электр энергиясен бары тик төнлә генә кулланган кешегә отышлы, - дип аңлатты Игорь Бредников.

Коммуналь предприятиеләргә турыдан-туры түләү хакында да сүз кузгатылды. "Газпром", "Татэнергосбыт" алар эре компанияләр, үзләренең исәп-хисап белән шөгыльләнүче төркемнәре, куәтләре бар. Безнең, мәсәлән, "Әлмәт-Водоканал"ның мөстәкыйль рәвештә исәпләргә куәтебез дә, техник мөмкинлегебез дә юк. Шуңа күрә безгә килешү нигезендә ЕРРЦ хезмәт күрсәтә" - җавап әнә шундый булды.

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен килә торган квитанцияләрдә мөһер һәм имза булмауга аптырап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Билгеләп үтелгәнчә, закон буенча аларны кую таләп ителми.

Язма азагында бурычларга да тукталып үтәсе килә. Халыкның электр энергиясе өчен 16 миллион, "Әлмәт-Водоканал"га 86 миллион, җылылык һәм кайнар су өчен 92 миллион 697 мең сум түлисе бурычы җыелган.

Ирина Апачаева

Фото Интернеттан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: