Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

ОДН Президент контролендә

Гомумйорт ихтыяҗларына тотылган ресурсларга (ОДН) яңа кагыйдәләр буенча исәпләү проблемасы узган шимбә көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында булып үткән киңәшмәдә дә күтәрелде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков соңгы вакытта Президент һәм Хөкүмәт аппаратына, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, муниципалитетларга күп санлы мөрәҗәгатьләр керүен җиткерде. Сорауларның күпчелеге гомумйорт ихтыяҗларына тотыла торган ресурслар, алардан явызларча файдалану белән бәйле. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, ОДН өчен түләүләр берничә сәбәп аркасында югары. Ресурсларны урлау һәм хуҗасызлык - шуларның берсе. ОДН буенча түләүләр системасындагы үзгәрешләр коммуналь ресурслар өчен түләүләрне арттырса да, энергия белән тәэмин итә торган оешмаларның кеременә тәэсир итмәгән. "Энергия белән тәэмин итүче предприятиеләр бер сум да, бер киловатт-сәгать тә үзләренә алмый. Аларның акчалары узган елгы дәрәҗәдә", - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Йортларда яшәүчеләрнең төрле җайланмалар кулланып ресурсларны урлау, шулай ук коммуникацияләрнең төзексезлеге аркасында ресурслар югалу очракларының арта баруы күзәтелә. Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча закончалыкка санкцияләр каралган үзгәрешләр әзерләнә.

- Бу чын мәгънәсендәге урлашу! Кибеткә кереп түләмичә әйбер алу кебек. Һәрбер су һәм электр энергиясенә кул сузылган, су агуларга юл куелган очрак, һәрбер мөрәҗәгать идарәче компанияләр һәм яшәүчеләр тарафыннан бергә тикшерелергә тиеш. Бүген намуслы кешеләр күрше фатирдагы яки подъезддагы караклар өчен түләргә тиеш булып чыга. Кайсы подъездда, кайсы фатирда электр утын урлауларын, кайсы идән астында су агуын ачыкларга кирәк. Район башлыкларын да бу сорауга кушылуларын сорыйм, - диде ассызыклады Премьер-министр.

Президент урлашу алымнарын ачыкларга һәм аларга ничек чик кую хакында уйланырга кирәклегенә, караклыкка каршы көрәшкә игътибар бирү зарурлыгына күрсәтте, энергия белән тәэмин итүче компанияләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры килешүләргә ирешү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Ирина Апачаева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250