Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Мәгълүматны - Интернет аша

12 сентябрьдә Нефтьче" Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләре, күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр өчен электрон-товар-мәгълүмат ширкәтендә (ЭТИС) идарәче компанияләрнең торак йортларга хезмәт күрсәтүгә тотылган чыгымнары буенча мәгълүматларын ачуны һәм "Торак фонды мониторингы" белән эшләүне аңлату буенча семинар уздырылды. Биредә үк икенче мәсьәлә булып 1 сентябрьдән гамәлгә кергән коммуналь хезмәтләрне түләүне...


Мәгълүм булганча, 2010 елның 23 сентябрендә РФ хөкүмәтенең "Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның мәгълүматларын ачу стандартларын раслау турында"гы 731 нче карары кабул ителде. Аның нигезендә идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре үзләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген, йортта башкарыла торган эшләрне, аларның бәясен ачарга тиешләр. Бу Россиядә әлеге эш белән шөгыльләнергә кирәклекне күрсәтүче беренче документ булды. "Безнең максат - әлеге юнәлеш буенча сезгә республикада нәрсә эшләнгәнне күрсәтү. Без Россиянең башка төбәкләре кебек моңа мөнәсәбәтне белдерергә, үзебезнең мәгълүматны ачу схемасын булдырырга тиешбез. Күпмедер вакыт аралыгында бу системаны эшкәртү алып барылды. Бүгенгә күп эшләнде, әмма әле ул ахыргы нәтиҗә түгел. Әлеге система үстереләчәк. Безгә республикада яшәүчеләрнең фикере кызыклы, сезнең белән бүгенге очрашу ТР Президенты күрсәтмәсе буенча уздырыла. Рөстәм Миңнеханов күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бу системаның нәрсә икәнлеген аңлатуны, аннан файдаланырга өйрәтүне йөкләде", - дип аңлатты Әлмәткә килү сәбәбен дәүләт заказлары буенча ТР агентлыгы генераль директоры урынбасары Владимир Аксенов.
ЭТИС аша күпфатирлы торак йортларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның халыктан җыелган акчаларны ничек тотуын, кая юнәлтүен белергә була. Әлбәттә, бу һәркемгә кызыклы һәм моны белеп тору кирәк тә. Республикадагы барлык күпфатирлы йортлар һәм идарәче оешмалар әлеге системага кертелгән. Мәгълүматлар белән танышу өчен компьютер, аның Интернет челтәренә тоташтырылуы кирәк. Республикада мәгълүматларны ачу системасы ике ресурста булдырылган. Болар - ЭТИС һәм "Торак фонды мониторингы". Владимир Аксенов башта http://mgf.tatar.ru адресына кереп, аннан Әлмәтне, аннан, мисал өчен, 8 Март урамындагы 23 нче йортны тапты һәм монда алып барылучы эшләрне бәян итте. Адреста хат язу өчен бүлек тә бар. Анда һәркем үзенең язмасын кертә яки сорау бирә ала.
Икенче ресурс исәпләнгән ЭТИСның Tattis.ru адресында идарәче компанияләр бүлеге бар. Биредә дә "каталог сделок" бүлегенә кереп үзең яшәгән районны табарга була. Анда барлык район буенча мәгълүмат урнаштырылган. Әлеге система буенча чыгымнар ике төргә бүленә: шәхси һәм йорт буенча чыгымнар. Владимир Ильич идарәче компанияләр җитәкчеләренә чыгымнарны дөрес билгеләргә кирәклеген әйтте. Мисал өчен, эш хакы һич кенә дә йорт буенча чыгым була алмый. Ай тәмамлангач, идарәче оешмалар ай нәтиҗәләрен дә бу системага кертергә тиеш. Мәгълүматларның дөреслеге, барлык чыгымнарның биредә урнаштырылуы белән тәэмин итү өчен аларны чагыштыру акты булдырылган. Ресурс эшчәнлеге уңаеннан хат язарга теләүчеләргә түбәндәге адрес китерелде: info@mail.agzrt.ru.
Сорау бирүчеләр арасында чыгымнар гына түгел, йортның күпме табыш китерүе дә күрсәтелсен иде дигән теләк белдерүчеләр дә булды. Владимир Аксенов аның өстендә дә эш баруын хәбәр итте. Шулай ук һәр йортта коммуналь хезмәтләр буенча чыгым һәм керем бүлеген дә булдыруны тәкъдим итүчеләр күзәтелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков әлмәтлеләрне активрак булырга, акчаларының кая тотылганын тикшереп торырга чакырды.
Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250