Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтнең берничә йортында җылылык һәм кайнар су җитәрлек дәрәҗәдә түгел

Бүген, 8 февральдә район башкарма комитете җитәкчесе Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге махсус комиссия 8 нче котельный хезмәт күрсәткән йортта яшәүчеләр белән аралашты.

Сәбәбе җитди - чатнама салкыннар башлану белән йортта яшәүчеләрдән җылылык һәм кайнар суның җитәрлек дәрәҗәдә түгеллеге турында шикаятьләр кабул ителде.

8 нче котельный 10 ел элек төзелгән, бүген биредә җылылык һәм су белән тәэмин ителешне җайга салу өчен чаралар күрелгән инде. Атап әйткәндә, җылылык алмаштыру җиһазы һәм су хәрәкәтен арттыру өчен насослар сатып алынган. Көннәр җылы торган очракта, 11 февральдә аларны урнаштырырга ышандырдылар.

Комиссия Төзүчеләр урамындагы 53 нче йортның 1 нче подъезды белән танышты. Биредә бер фатирдагы температура Цельсия буенча 14 градусны күрсәтте. Фатир хуҗасы Анатолий Абравников сүзләренчә, алар электр җылыткычлары кулланалар.

Комиссия 63, 61 нче йортта яшәүчеләр белән дә аралашты. Аеруча 1-2 подъездларда яшәүчеләр җылылык юклыктан зарланды. "Әлмәт җылылык челтәрләре" җәмгыяте белгечләре әйтүенчә, йортларга җибәрелүче җылылык температурасы нормага туры килә. Әмма йорт эчендә җылылык хәрәкәтенең әкренәюе күз алдында.
Марат Гыйрфанов әлеге мәсьәләнең тикшереләчәген, гаеплеләрнең җавап тотачагын билгеләп узды. Шулай ук әлеге хезмәтләргә түләүләрдә яңадан исәпләүләр каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250