Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә торак йортларга капиталь ремонт тәмамланып килә: халыкны тагын нәрсә борчый?

Тукай проспектындагы 5 нче йорт та быел исемлеккә кертелгән иде. Әлеге йорт 1969 елда ук төзелгән. Һәм шуннан бирле биредә мондый зур ремонт ясалмаган булган.

Ремонт барышында түбә, йорт эчендәге инженерлык системалары, электрүткәргечләр алыштырылган, фасад җылытылган. Ремонт йортта яшәүче 143 кешенең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән. Тулаем алганда, Тукай проспекты караган 4 нче территориаль иҗтимагый совет биләмәсендә программа буенча 11 йорт ремонтланган.

Әлмәттә 2008 елдан алып 383 торак йортка барлыгы 2 миллиард 354 миллион сумлык ремонт уздырылган.

Капиталь ремонт тәмамлану уңаеннан оештырылган тантана чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Калабызның танылган артистлары бер-берсен алыштыра торды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин быел 34 торак йортта шушындый капиталь төзекләндерү эшләре баруын искәртте. Ул халык белән дә аралышты, аларның гозерләрен тыңлады. Йортта яшәүчеләрне җәяүлеләр өчен тротуар булмау борчый. Алар йорт кырыенда ук ясалган тротуардан йөрергә мәҗбүрләр. Күрше йортта яшәүчеләр исә үзләренең торакларын да шулай матурлауларын сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса