Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә ТКХ хезмәткәрләре бәйрәм итте (+ФОТОЛАР)

19 мартта - торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Әлмәтлеләр аны "Иске Әлмәт" район Мәдәният йортында билгеләп үтте.

Әлеге тармакта 2300 дән артык кеше хезмәт куя. Аларны район башлыгы Айрат Хәйруллин да тәбрик итте. Ул, аерым алганда, торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатына һәрберебезнең кәефе бәйле булуын, тармакның тормышыбызда төп урын биләвен ассызыклады. Чыгышта районның коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә, хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә йөз тотылуы да искәртелде. Фидакарь хезмәткәрләргә республика хөкүмәте, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды. Концерт программасының нигездә үз көчләре белән әзерләнүе ТКХ да хезмәт куючыларның талантны тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса