Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә ОДН сәбәпләрен ачыклау дәвам итә

Район башкарма комитеты Айрат Хәйруллин идарәче компания, ЕРРЦ җитәкчеләрен янәдән җыйды. Сүз ОДНның күплеге турында барды.

"Нуль" күрсәткече бирүче йортлар шәһәрдә 186. Шуларның 119 ы буенча эшче төркем йөреп чыкты. Тикшерү 65 хилафлыкны ачыклаган. Аларның кайберләрендә счетчиклар чыгымнарны исәпләми, икенчеләрендә тишек, ярыклар бар, пломба салынмаган булып чыкты. Шулай ук беркем дә теркәлмәгән фатирларда яшәүчеләр дә ачыкланган.

Киңәшмәдә гомуми счетчикларның төгәл эшләмәү очраклары булуы да күтәрелде. Подвалларында уртак счетчик булган 685 торак йортның 265 ендә салкын су буенча ОДН 20 проценттан артып китә. Айрат Хәйруллин аларны тикшерергә күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса