Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә кайнар су гигиена таләпләренә җавап бирми

Күпкатлы йортта яшәүчеләрнең берсе кайнар суның сыйфатына канәгатьсезлеген белдереп кулланучыларның хокукларын яклау һәм кешеләр иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль служба идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Тикшерү барышында кулланучыларга «Әлмәт җылылык челтәрләре» ААҖ тарафыннан бирелә торган кайнар суның гигиена таләпләренә җавап бирмәве ачыклана. Һәм әлеге оешма үз чиратында йортларда яшәүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән Әлмәт шәһәр судына дәгъва белән мөрәҗәгать итә.

Суд кайнар суның сыйфаты чыннан да микробиологик, санитар-химик һәм органолептик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килмәве белән килешә. Чөнки бу лаборатор тикшерүләр беркетмәләре һәм башка гражданлык эше материаллары белән раслана.

Әлмәт шәһәр суды үз карары белән «Әлмәт җылылык челтәрләре» ААҖнең жылылык челтәрләре буйлап җылылык энергиясен бүлү һәм тарату эшчәнлеген тормышка ашыру, ягъни халыкка кайнар су бирүдә санитар-эпидемиологик законнарны бозуын таныды һәм аңа 2015 елның 1 апреленә кадәр кулланучыларга бирелә торган кайнар суның сыйфатын яхшырту буенча чаралар күрүне йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса