Әлмәттә кайчан җылылык бирәчәкләр?
Әлмәт шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов әйтүенчә, бездә җылыту сезонына әзерлек инде 100 процент тәшкил итә.
Барлык күпфатирлы торак йортларның, социаль-мәдәни-көнкүреш билгеләнешендәге объектларның җылылык системалары юдыртылган һәм опрессовкаланган. Район башлыгы Айрат Хәйруллин мәктәпкәчә, мәктәп һәм медицина учреждениеләренә, торак йортларга да җылылыкның нормада каралган срокларга карап түгел, ә бәлки һава торышына карап җибәрелергә тиешлегенә күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа