Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә ишегаллары "көлеп" тора

Җыйган җир түгел, чүпләмәгән җир чиста - бу сүзләргә мисал итеп Тимирязев урамындагы кайбер ишегалларын китерергә була.

Биредә яшәүчеләр үзләрен фатирларында гына түгел, йортларында, ишегалларында да чын хуҗа итеп тоялар, аларны бергәләп чисталыкта, матурлыкта тотарга тырышалар икән.

Бу гүзәллек йортлар сафка бастырылганнан бирле булса да, ишегаллары арасында уздырылучы бәйгегә аларны быел гына тәкъдим итәргә булганнар.

Тимирязев урамындагы 17 нче йорт ишегалдын җыештыручы Гөлнур Галиева яшәүчеләрнең таләпчән булуын да билгеләп үтте. Үзләре дә чүпләмиләр, чит кешеләр ташлаганнарның исә вакытында җыелуын таләп итәләр. Ишегалдында йортның бер башыннан икенчесенә кадәр сузылган газонда аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Алмагачлар да алма бирә башлаган. Чәчәкләрне Гөлнур ханым утырта икән. Идарәче компания ("Жилбытсервис-М" ҖЧҖ), йортларда яшәүчеләр үзләре дә су сибәргә ярдәм итә. Соңгылары арасында аерым түтәлләр ясап чәчәк үстерүчеләр дә бар.

Тимирязев урамындагы 15 нче йорт ишегалды да безне шундый ук төсләр, хуш исләр белән каршы алды. Эльмира Борһанова ишегалды җыештыручы булып 8 ел эшли инде. Аның хакында йортта яшәүчеләр дә, җитәкчелек тә "йорт хуҗасы" диделәр, гәрчә биредә яшәмәсә дә. Ул да күрше йорттагы хезмәттәше кебек матурлыкны ярата булып чыкты. Газоннарда ник бер чүп булсын.

Комиссия подъездларны да карады. Тәрәзәләрдә челтәр, гөлләр үсеп утыра, стеналарда затлы картиналар, ә беренче катта балалар арбалары, велосипедлар калдырылган - беркем дә тими, урламый, бер-береңә ышаныч зурдан.

Маяковский урамындагы 62, Тимирязев урамындагы 22, Островский урамындагы 9, Заслонов урамындагы 8 а йортлары ишегаллары да күз явын алырлык. Аларны карап чыкканнан соң һәркем комиссиягә чәчәктә утыручы ишегалларын, аларны җыештыручыларны һәм иң яхшы подъездларны билгеләү җиңел булмаячак дигән фикергә килде. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, комиссия көзен дә бәйгегә тәкъдим ителгән урыннар буйлап тагын бер кат әйләнеп чыгачак.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса