Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә иң яхшы ишегалды җыештыручыга фатир ачкычы тапшырылды

Район башлыгы Мәҗит Салихов «10 нчы ЖЭУ» ҖЧҖ ишегалды җыештыручысы Рәмис Вәлирахмановка фатир ачкычы тапшырды. Иң яхшы ишегалды җыештыручы исеменә ел саен үткәрелә торган муниципаль бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре торак-коммуналь өлкә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә аталды.

Узган шимбә көнне Әлмәт драма театрында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен һәм тармак оешуның 90 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үттеләр.

- Торак-коммуналь өлкә - әлмәтлеләрнең яшәеш сыйфатын, тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен һәм кәефен билгели торган мөһим һәм җаваплы тармак, - диде үзенең тәбрикләү сүзендә район башлыгы Мәҗит Салихов.

Тармак хезмәткәрләренең күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү, ишегалларын һәм шәһәр юлларын төзекләндерү, подъездларга пандуслар ясау кебек казанышларын билгеләп үткәннән соң, район башлыгы кайбер торак-коммуналь өлкә хезмәткәрләренә, журналистларга һәм участковыйларга республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Мактау грамоталарын, район Советы һәм башкарма комитеты Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантана иң яхшы ишегалды җыештыручы исеменә ел саен үткәрелә торган муниципаль бәйгедә җиңүчеләрне хөрмәтләү белән дәвам итте. Залның көчле алкышлары астында район башлыгы бәйгедә җиңүче Рәмис Вәлирахмановка аз гаиләлеләр өчен билгеләнгән йорттан бер бүлмәле фатир ачкычы бүләк итте. Иң яхшы ишегалды җыештыручыны үзе эшли торган идарәче компания директоры Рәшидә Камалова да тәбрикләде.

- Бу искиткеч бүләк! - дип ихластан шатлануын белдерде бүләкләнүче үзе, микрофон аша район башлыгына рәхмәтен җиткереп.

Муниципаль комиссиядә катнашучылар буларак, журналистлар ел дәвамында башка конкурсантлар белән беррәттән Рәмис Вәлирахмановның да эшен күзәттеләр һәм аның хезмәт сөючәнлегенә, эшкә җаваплы каравына югары бәя бирделәр, алай гына да түгел, егетнең тормышның бары уңай якларын гына күрә белүенә таң калдылар.

Икенче урынга «Надежда» ҖЧҖ ишегалды җыештыручысы Флюра Шакирҗанова лаек дип табылды. Өченче урын «12 нче ЖЭУ» ишегалды җыештыручысы Валентина Афанасьевага бирелде. Тырыш хезмәтчәннәргә бүләк - санаторийга юлламалар. Бәйгедә актив катнашкан, инициативалылык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәкләре күрсәткән өчен «Темп» ЖЭУы» ҖЧҖ ишегалды җыештыручысы Мария Сидорова һәм «7 нче ЖЭУ» ҖЧҖдән Татьяна Никитина да бүләкләр белән билгеләп үтелделәр.

«Чәчәккә күмелгән иң яхшы ишегалды» номинациясендә җиңүчеләр - «Надежда», «12 нче ЖЭУ» ҖЧҖләр, «Инженерлык челтәрләре» торак-коммуналь хуҗалык МУП һәм «Комфорт» МУПка караган йортлар ишегаллары да төзекләндерүгә тотылырга тиешле кызыксындыру премияләренә лаек булдылар. «Иң яхшы подъезд» һәм «Иң яхшы балкон» бәйгеләрендә җиңүчеләр дә дипломнар һәм акчалата премияләр белән билгеләп үтелде.

Традиция буенча бәйрәмдә торак-коммуналь өлкә хезмәткәрләре спартакиадасының призерлары да хөрмәтләнде. Алар - «10, 12 нче ЖЭУ» ҖЧҖ, «АПТС» ААҖ һәм «Светсервис» МУП командалары.

Предприятиеләрнең талантлы үзешчән артистлары башкаруындагы концерт номерлары тантанада катнашучылар өчен менә дигән бүләк булды. Әлмәт җылылык челтәрләре һәм «Әлмәт-Водоканал»ның инде танылу яулаган артистларына предприятиеләр яшьләре дә бик теләп кушылды. Алар башкарган сәхнәләштерелгән кызык тамашаларны зал бик җылы кабул итте.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250