Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә быел 4,8 мең кешенең яшәү шарты яхшыртыла

Шәһәрдә федераль программа буенча торак йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә. Быелгы исемлеккә 34 торак йорт кертелгән. Бүген аларда тулы көчкә эш бара.

Башта шунысын искә төшереп узасы килә, Әлмәттә соңгы җиде елда федераль программа буенча 379 торак йортка капиталь ремонт уздырылды. Шәһәрдә һәм районда барлыгы 1 миллион квадрат метрга якын торак ремонтланды. Нәтиҗәдә 45 меңнән артык кешенең яшәү шартлары яхшыртылды. Быел 116,1 мең квадрат метр торак мәйдан капиталь төзекләндереләчәк. Әлеге эшләр өчен 258 986 054, 22 сум каралган. Билгеле булганча, финанс гадәттәгечә дүрт чыганактан каралган: федераль, республика, җирле бюджетлардан һәм милекчеләрнең үзләреннән.

Капиталь ремонт үз эченә җылылык, салкын һәм җылы су, субүлгеч системаларын алыштыруны, электр-монтаж эшләрен, фасадны ремонтлауны алган. Агымагы елда 29 йорт түбәсен, 10 лифтны алыштыру планлаштырылган булган. Торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан алган мәгълүматларга караганда, 1 июльгә барлыгы 76,9 процентлык эш башкарылган. Гомуми кулланылыштагы җирләрдә электр-монтаж эшләре төгәлләнгән, түбәләрне өр-яңадан ябу да тәмамланып килә. Тиеш булган өч йортның берсендә биш лифт алыштырылып эшләтеп җибәрелгән. Герцен урамындагы 102 һәм Тельман урамындагы 65 нче йортлардагы лифтларда әлегә монтаж эшләре алып барыла. Лифт алыштыру арзан эш түгел. 10 лифт өчен 18 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Торак-коммуналь хуҗалык департаментының техник күзәтчелек хезмәте көн саен ремонт барган йортларга барып, эш сыйфатын һәм графикның үтәлешен тикшереп тора. Әлегә графиктан тайпылыш күзәтелми. Аның буенча шәһәрдә һәм районда торак йортларга капиталь ремонт 15 августка тәмамланырга тиеш. Подряд оешмалары эшне 1 августка ук төгәлләргә ышандыралар.

Мария Легошина, Белоглазов урамындагы 145 нче йортта яшәүче:

- Йортыбызга капиталь ремонт ясалуын озак көттек. Мин биредә 31 ел яшим инде. Шул вакыт аралыгында мондый күләмле зур эшләр башкарылганы булмады. 1997 елда өлешчә генә агымдагы ремонт узды-узуын. Әмма проблемалар калды. Капиталь ремонт булгач, барысы да эшләнсен иде, кире кайтырлык булмасын. Подвалдан ис килә, канализация белән дә проблема. Без йоротыбызда ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр бу сорауларның барысы да чишелер дип өметләнәбез.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса