Әлмәтнең идарәче компанияләре рейтингы төзелде. Кем иң яхшысы?
Әлмәт башкарма комитеты февраль ае өчен идарәче компанияләрнең рейтингын булдырган.
Шулай итеп беренче урынны ООО «ЖЭУ-7» алган, «Альянс», «УКЖД Новация» һәм «ЖЭУ Успех» үзара икенче урынны бүлешкән. Алар өчесе дә 70 әр балл җыйган. «Алчын» компаниясе өченче урынга лаек булган. Ә менә «АСЦЖ» киресенчә минус 5 балл белән исемлекнең иң азагы урынын алган. Рейтингны төрле критерийлар буенча төзегәннәр: шикаятьләр саны, ОДН зурлыгы һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа