Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтлеләрнең бурычы һаман да бар

Бу идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә дә тикшерелде.

Башта, һәрвакыттагыча, бурычлар хакында сүз барды. Бюджет тармагында эшләүчеләргә контроль көчле. Байтагы торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычын капласа да, 50 хезмәткәр тулысынча исәп-хисап ясый алмаган. Тулаем алганда, әлмәтлеләргә 370 миллион сумны кайтарулары соралган кәгазьләр таратылган. Суд приставларында башкару өчен 1337 эш бар.

Шул ук вакытта бурычы бармы-юкмы, халык шикаять язуын, мөрәҗәгать итүен дәвам итә. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Александр Шаронов әйтүенчә, 1 гыйнвардан алып 24 июньгә кадәр 382 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 80 е торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләү, 135 е коммуналь, 168 е торак хезмәтләр сыйфаты уңаеннан. «Әлмәт-Водоканал»га булган бурычны реструктуризацияләү турында төзелгән килешүне үтәүдә дә графикны сакламаучылар бар икән. График буенча җыеп бетерелмәгән акча 5128933 сум тәшкил итә.

Утырышта контейнер мәйданчыкларын ремонтлау, үләннәрне чабу, ОДН, блоклы индивидуаль җылылык пунктлары мәсьәләләре дә тикшерелде.

- Подъезд төпләрендә эре габаритлы чүпләр өелеп торырга тиеш түгел. Аларны бер тәүлек эчендә чыгарырга кирәк. Йортта яшәүчеләргә аңлатыгыз, игъланнар элегез, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин бу күренешкә борчылып.

Ул әлмәтлеләрне куллану вакыты чыккан счетчикларны алыштыру зарурлыгы турында ике ай алдан кисәтә башларга әйтте. Шулай ук

электр энергиясе буенча ОДН зур булган йортларда җыелышлар уздырыла. Аларга күрсәткечләрне читтән генә алырга мөмкин булган дистанцион системалар урнаштырырга тәкъдим ителә. Тәҗрибә аның, чынлап та, өметне аклавын раслаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса