Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтлеләрнең 320 миллион сум бурычы бар

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советының быелгы соңгы утырышы булып узды. Чыгышлар әле бу тармакта чишәргә кирәк булган сорауларның күплеген тагын бер кат раслады.

Проблемаларның берсе хуҗасыз инженерлык челтәрләре белән бәйле. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков әйткәнчә, бу уңайдан эш алып барыла. Әлегә аларның 64 проценты гына хуҗалы булган. Район башлыгы Мәҗит Салихов яңа йортлар төзегәндә моңа игътибар итәргә, шәһәрдә һәм районда хуҗасыз объектлар булуына юл куймау кирәклегенә күрсәтте.

Утырышларның һәммәсендә бурычларга кагылмыйча узмыйлар. Күптән түгел генә "Әлмәт таңнары"нда торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Дамир Әскиев белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүне биргән идек. Анда да торакчыларның да, коммунальчыларның да үзәгенә үткән әлеге сорау яктыртылды. Бу юлы да Дамир Әскиев игътибарны әнә шуңа юнәлтте. Искә төшереп узабыз, халыкның 1 декабрьгә булган бурычы 320 миллион 602 мең сум тәшкил итә. Координация советы карары белән департаментның юридик бүлеге штаты арттырылган һәм аларга бурычларны киметү буенча алып барылган эштә ярдәм итү йөкләтелгән. Чыгышта ассызыкланганча, әлеге уңайдан чаралар күрелә-күрелүен. Ләкин... Мәсәлән, АПТС 12 миллион сумны кайтару турында 138 гариза биргән, суд тарафыннан 125 гариза (11 миллион сум) канәгатьләндерелгән. Шулай булса да, нибары 2 миллион сум гына кайтарылган. "Әлмәт-Водоканал" җәмгыятенең 6 миллион сумны кайтаруда ярдәм итүләрен сораган гаризасы буенча канәгатьләндерелгән 3 миллионның да 330 меңен генә түләгән әлмәтлеләр. "Татэнергосбыт" җәмгыяте дә, идарәче компанияләр дә суд аша тиешле барлык акчаны да кайтаруга ирешмәгән. Бүген судка тапшыру өчен ике бурычлыны фатирларыннан чыгару турында документлар туплана.

Бурычларның күплеге ОДНга килеп тоташа. Шуңа да аның буенча сорау да һаман ачык кала бирә. Йорт стоякларына куелган счетчиклар кайсы подъездларның суны күбрәк "урлавын" ачыкларга ярдәм итсә дә, көтелгән нәтиҗәне бирмәгән. Билгеле булганча, счетчикларга магнит куеп туктатып торулар яки суның исәбен алуга башкача киртә салулар ОДН булып намуслы кешеләр кесәсенә суга. Хилафлыклар ачыкланган очракта, приборларына зыян китерүчеләргә норматив буенча исәпләнә.

- Сез аларның норматив буенча түләвен тикшерәсезме? Монда системалы эш булырга тиеш. Һәр ачыкланган очрак буенча чаралар күрелергә, бу фатир контрольгә алынырга тиеш, - дип искәртте район башлыгы.

Дамир Әскиев автоматлаштырылган комплекслы исәпкә алу системасын (АСКУЭ) кертү ОДНга чыгымнарны киметәчәк, "ул салкын, кайнар суларның, газ электр энергиясенең тотылган күләме турындагы мәгълүматны җыюда, эшкәртүдә, саклауда һәм тапшыруда универсаль чара", дип исәпләвен белдерде.

Әлеге системаны эксперимент рәвешендә бер идарәче компаниядә кулланып карарга тәкъдим ителде. Бәясенә килгәндә, 60 фатирлы йортка бу системаны урнаштыру 262 мең сум тора. Координация советы әгъзалары эшне ОДН зур булган йортлардан башларга кирәклеген искәртте.

Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры муниципаль торак фондны инвентарьлаштыру барышы турында да исәп-хисап тотты. Барлыгы 1803 муниципаль бина тикшерелгән. Аларның 310 ы кешеләр милкендә булып чыккан, 93 е торак булмаган фондка күчерелгән. Инвентарьлаштыру вакытында 972 торак булмаган бина ачыкланган. 144 фатирның "ЕРРЦ" мәгълүматлар базасында торак булмаганлыгы исәпкә алынмаган. 84 торак булмаган объектның мәйданнарына үзгәрешләр кертелгән. Шушындый 401 бинаның милек итеп теркәлү турындагы таныклыклары тапшырылмаган.

Бу теманы район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров та дәвам итте. Чыгыштан аңлашылганча, тикшерелгән 1803 бинаның 1213 ендә кешеләр тиешле документлар нигезендә яши. Ә менә 61 фатирда читләр гомер кичерә, башкача әйткәндә, квартирантлар яшәве ачыкланган. 21 фатирда беркем дә яшәми һәм теркәлмәгән дә булып чыккан.

- Бер притон ачыкланды. Әлеге фатир балигь булмаган үсмер исеменә теркәлгән, - диде Рияз Комаров.

Муниципаль фатирларда яшәүчеләрнең дә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлары аз түгел - 69,9 миллион сум. Бу барлык бурычның 22 проценты дигән сүз. Мондый йорттагы зур бурычлыларны азрак мәйданлы торакка күчерү җиңелрәк. Чөнки ул аларның милкендә түгел. Өстәвенә бүген муниципаль торакка 884 гаилә чиратта тора икән.

Салым инспекциясе җитәкчелеге чит кешеләр яшәгән фатирлар исемлеген аларга да җибәрүләрен сорады. Бу рәвешле табыш китерүчеләр салым түләргә тиеш диелде. Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров та суд карарлары үтәлешенең түбән булуына игътибар итеп, бу уңайдан активрак эшләргә тәкъдим итте.

Мәҗит Салихов сөйләшүгә һәм узып баручы елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, координация советының күп сорауга җавап табуын, аның дөрес юнәлештә баруын билгеләп үтте һәм рәхмәтен җиткерде, бүгенге утырышта күтәрелгән проблемаларның теркәлүен әйтте.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса