Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр күршеләрен талый

Әлмәт коммуналь хезмәтләргә гомумйорт исәпләүләренең күплеге буенча республикада алда бара. Әлеге алдынгылык беркемгә дә тынгы бирми. Чыннан да, ОДН калабызда көн кадагыннан төшми торган проблемага әйләнде. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координация советының чираттагы утырышы да тулысы белән ОДНга каршы көрәшкә багышланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Әлмәткә килүенең беренче көненнән үк халыкны ЕРРЦ, идарәче компанияләр бусагасын таптарга мәҗбүр иткән бу сорауны үзе шәхсән тикшерергә алынды. Тикшерү менә нинди нәтиҗәләр күрсәткән. Торак фондның 25 процентында салкын суга исәпләнгән ОДН 20 проценттан артып китә. Кайнар су буенча хәл тагын да мөшкелрәк - ОДНнары 20 проценттан артык булган йортлар саны 42 процент тәшкил итә. Электр энергиясе өчен түләүләргә ризасызлык белдерүләрнең дә сәбәбе ачыкланган. Бу юлы ОДН торак фондның өчтән берендә ике дистә проценттан өстә.

ЕРЦ директоры Ольга Носова искәртүенчә, ОДН 20 процент үрен салкын су буенча 216, кайнар су буенча 98 йортта артып китә. Район башкарма комитеты җитәкчесе бу эштә идарәче компанияләрнең салынкылыгын искәртте һәм дәллилләр дә китерде. Идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте хезмәт күрсәтүендәге бер үк төрле йортларда ОДН күләме төрлечә: кайсыларында ул аз, икенчеләрендә хәтта 30 проценттан артып китә.

Дөресен әйткәндә, ОДНның сәбәбе иң беренче йортларда яшәүчеләрнең намусына бәйле. Йорт буенча счетчик күрсәткечләрен һәркемнең бер вакытта тапшырмавы, приборларга хилафлык китерү, фатирда бер кеше теркәлмәсә дә яки бер хуҗа гына язылып, аларда бишәр-алтышар кеше яшәү (гадәттә мондый фатирларда счетчиклар булмый, алар теркәлүгә карап норматив буенча гына түли), күрсәткечләрне киметеп яисә ресурслар бер дә кулланылмаган сан белән (нуль) хәбәр итү, счетчикларның төгәлсезлеге һәм башкалар. Йортларда яшәүчеләр арасында ярты елга бер тапкыр гына түләүчеләр дә очрый - утырышта чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә боларны искәртми калмады.

Бу проблемалар чишелми торып, әлбәттә, ОДНны киметеп булмаячак. Хәбәр иткәнбезечә, киләчәктә калабызда күрсәткечләрне фатирларга кермичә генә дә алырга мөмкин булган электрон приборлар куя башлау турында сүз бара. утырышта автоматлаштырылган системаны капиталь ремонт ясалучы йортларга куя башлау зарурлыгына басым ясалды. Әлегә һәрбер подъезддга счетчик күрсәткечләрен салу өчен ящиклар урнаштыру кирәклеге билгеләп үтелде. Моңа кадәр безгә күрсәткечләрне агымдагы айның 15 еннән 20 нче числосына кадәр тапшырырга кисәтсәләр, Айрат Хәйруллин аларны 23еннән 25 енә кадәр җыеп карарга тәкъдим итте.

Реклама

Кайбер идарәче компанияләр, аптырагач, ОДН күп булган йортларның подъездлары стоягына счетчиклар куеп карады. Тәҗрибә бу ысулның да бик зур булмаса да, уңай нәтиҗәгә китерүен күрсәткән. Димәк, бу эшне дә дәвам итәргә була.

Район башкарма комитеты җитәкчесе приборлары күрсәткечләрен нуль дип хәбәр иткән фатирларны контрольгә алырга һәм аларны тикшерергә әйтте. Шәһәр буенча шундый 4041 фатир исәпкә алынган. Чынлап та, фатирда берничә кеше яши, ә су хәтта бер кубометр да тотылмый. Мондый "нульле" торакларны эшче төркем тикшерәчәк. Газета номерга әзерләнгән вакытта, әлеге мобиль төркемнең эшли башлавы һәм аларның 54 фатирда счетчик эшенә хилафлык китерелүен ачыклавы билгеле булды.

- Су урлап, күршеләренең кесәсенә керүчеләр җәзасыз калырга тиеш түгел. Иң яхшы контролер - ул яшәүчеләр үзе, - дип йорт буенча җаваплылар өчен семинарлар оештыру кирәклеген дә бәян итте Айрат Хәйруллин.

Район башкарма комитеты җитәкчесе әйтүенчә, бу юнәлештәге эш ОДН кимегәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: