Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтлегә идәнен кубарырга кушканнар

Район башлыгына шәһәребездә яшәүчеләр үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Аларның фатирларында салкын булу сәбәбе күршеләренең идән астына җылыткычлар куюында булып чыккан.

Идән үзәкләштерелгән җылыту системасы аша җылыта. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры урынбасары Лилия Бикчәнтәева аңлатуынча, күпфатирлы йортта җылы идән урнаштыру катгый тыела. Үз белдегең белән планировканы үзгәртү һәм моның ише эшләр башкару өчен администртатив җаваплылык та каралган. Хуҗага хәзер штраф түләргә һәм идәненнән җылыткычларны алырга туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса