Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә яңа урамнарның берсенә Ришат Әбүбакиров исеме бирелергә мөмкин

Бүген Әлмәттә район башкарма комитеты каршында предприятие, урам, скверлар, мәйданнарның географик атамалары, юл күрсәткечләре буенча комиссия утырышы узды.

Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев 2001 елдан алып 2011 елга кадәр Әлмәт районын җитәкләгән Ришат Әбүбакиров исемен бирү турындагы мәсьәләне фикер алышуга чыгарды.

Исегезгә төшерәбез, Ришат Фазлытдин улы узган елның августында вафат булды. Шул чорда ук әлмәтлеләр исемен мәңгеләштерү теләге белән шәһәр урамнарының берсенә аның исемен бирүләрен сорады. Ришат Әбүбакиров исемен Шевченко урамы белән параллель рәвештә уза торган "Алсу" микрорайонындагы урамга бирергә тәкъдим ителде.

Комиссия әгъзалары моны бертавыштан хуплады, әмма ахыргы карарны депутатлар корпусы кабул итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса