Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт салкыннарга әзерме?

Без җылыту сезоны вакытында 16 миллиард сумлык җылылык электроэнергиясе кулланабыз икән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде. Киңәшмәдә җылыту сезонына әзерлек турында да сүз барды. "Әлмәттә бу чорга планлаштырылган эшләр тәмамланды, әзерлек 100 процент тәшкил итә", дип исәп-хисап тотты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильвир Габдуллин. 933 күпфатирлы торак йортның барысында да җылылык системасы юдыртылган һәм опрессовкаланган, әзерлек паспортларына кул куелган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса