Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт ишегаллары көзен дә шау чәчәктә

Калабызда "Чәчәктә утыручы ишегалды", "Чәчәктә утыручы балкон", "Иң яхшы подъезд", "Иң яхшы ишегалды җыештыручысы" бәйгесе быел да дәвам итә. Бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәрнең эшен комиссия көз көне тагын бер тапкыр карап чыкты.

Комиссия әгъзалары өч көн дәвамында ишегалларында, подъездларда булды. Күпчелек ишгеллары әле һаман да шау чәчәктә утыра. Тырышлар чәчәк утыртып кына калмаган, йорт яннарын төрле архитектур фигуралар белән дә бизәгән. Шул ук вакытта арада көзге чәчәкләр утыртырга онытучылар да күзәтелде. Әлбәттә, алар бәйгедә катнашудан төшеп калды. Бәйге дәвам итә. Ишегалды җыештыручыларның кышын ничек эшләүләренә дә бәя биреләчәк. Барлык номинация буенча җиңүчеләр март аенда игълан ителеп, шушы айда булачак коммунальчыларның һөнәри бәйрәме тантанасында бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса