Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт электр челтәре су басу ихтималы булган зоналарда яшәүче татарстанлыларны кисәтә!

Язгы ташу чорында су басу ихтималы булган зоналарда яшәүче кешеләр электр тапшыру линияләре һәм трансформатор подстанцияләренә якын урыннарда аеруча сак булырга тиешләр. Энергетиклар аларга 10 метрдан да якынрак килмәскә киңәш итә.

Ташу суы торак биналарга якынлашканда алдан ук электр энергиясен өзәргә киңәш ителә. Әгәр үткәргеч чыбыклар өзелгәнен, су белән юылу нәтиҗәсендә электр тапшыру линияләре баганалары кыйшайганын, трансформатор подстанциясен су басканын күрсәгез, кичекмәстән 30-35-10 (шәһәр буенча) яки 30-36-23 (район буенча) телефоннары аша «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы Әлмәт электр челтәренең электр челтәрләре районы (РЭС) диспетчерлык службасына, я булмаса МЧС службаларына яки җирле власть органнарына хәбәр итегез. РЭС белән элемтәгә керү өчен телефоннар баганаларга, шулай ук трансформатор подстанцияләре ишекләренә язылган.

Зыян килгән энергия объектларына бервакытта да якын килмәгез! Ачыкланган төзексезлекләрне үз белдеклегегез белән төзәтергә тырышмагыз!

Исегездә тотыгыз! Югарыда бәян ителгән кагыйдәләрне үтәү сезне электр белән бәйле куркынычтан саклап калыр!

Хөрмәтле республика халкы!

«Челтәр компаниясе» ААҖ шәхси затларга, хуҗалыклар һәм оешмалар җитәкчеләренә электр тапшыру линияләренең (ЛЭП) саклау зоналарында барлык эшләрнең мәҗбүри тәртиптә челтәр оешмасы белән килештерелергә тиешлеген искәртә, шулай булмаганда ЛЭП һәм подстанцияләр янында теләсә нинди эшләр башкару тыела. Кызыксынган кешеләргә саклау зонасында эшләр башкаруны килештерү турында язма рөхсәт алу өчен кирәкле эшләрне башкаруга кадәр 15 эш көненнән дә соңга калмыйча «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы Әлмәт электр челтәренә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә.

Һава линияләренең (ВЛ) саклау зонасы – ул ВЛ буеннан чик үткәргечләрдән линиянең ике ягы буйлап түбәндәге араларда вертикаль яссылыклар белән чикләнгән, җир участогы һәм һава пространствосы рәвешендәге зона:

2 м - 1000 В ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;

10 м - 6-10 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;

15 м - 35 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;

20 м - 110 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;

25 м - 220 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен;

30 м - 500 кВ ка кадәр көчәнешле һава линияләре өчен.

Кабель линияләренең (КЛ) саклау зонасы – ул җир асты КЛ буеннан чик кабельләрдән линиянең ике ягы буйлап түбәндәге араларда вертикаль яссылыклар белән чикләнгән җир участогы:

1 м - көчәнешле кабель линияләре өчен;

2 м – элемтә кабель линияләре өчен.

Подстанцияләрнең саклау зонасы – ул көчәнеше югары класслы булган 35, 110 һәм 220 кВ лы подстанцияләр өчен шул рәвешчә 15, 20 һәм 25 метр ераклыкта периметр буенча подстанция коймасының барлык якларыннан вертикаль яссылыклар белән чикләнгән җир һәм һава пространствосы участогы (подстанциянең иң биек ноктасы биеклегенә туры килүче биеклеккә).

«Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарын һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир участокларын файдалануның аерым шартларын билгеләү кагыйдәләре» нигезендә (РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге 160 санлы карары белән расланган) электр челтәре оешмалары белән килештерү турында язмача карардан башка юридик һәм физик затларга түбәндәгеләрне башкару тыела:

- биналар һәм корылмаларны төзү, капиталь ремонтлау, реконструкцияләү яки сүтү;

- агачлар һәм куаклар утырту яки кисү-төпләү;

- җир казу һәм төяү-бушату эшләре;

- йөк белән яки йөге булмаган хәлдә гомуми биеклеге юл өслегеннән 4,5 метрдан артык булган машиналар һәм механизмнарның йөрүе;

- 0,3 метрдан да артык тирәнлектә җир эшләре;

- 4 метрдан да артык биеклектәге авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын кулланып, авыл хуҗалыгы кыр эшләре башкару;

- балалар һәм спорт мәйданчыклары, стадионнар, базарлар, сәүдә нокталары, кыр станнары, терлекләр өчен җәйләүләр, гаражлар һәм барлык төр машиналар кую урыннары урнаштыру;

- теләсә нинди, шул исәптән ягулык-майлау материалларын туплау яки аларны саклау урыннарын урнаштыру.

Электр челтәрләрен саклау кагыйдәләре таләпләрен бозуда гаепле вазифаи затлар һәм гражданнар 2001 елның 20 декабрендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 9.7 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Шунысын да искәртәбез: «Челтәр компаниясе» ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүматны 8-800-2000-878 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып ала аласыз.

 

Әлмәт электр челтәре администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса