Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт автомәктәпләренең "кара исемлеге" билгеле булды

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе рәсми сайтында Татарстанның автомәктәпләре антирейтингы бастырылган, әлеге мәктәпләрне тәмамлаган кешеләр йөртүче таныклыгын алганнан соң, өч ел дәвамында авыр нәтиҗәләргә китергән юл һәлакәтләрендә гаепле булган.


Таблицада мәгариф учреждениеләре һәм 2013 нче елда автомобиль йөртүгә хокук таныклыгы алучылар гаебе белән юлда килеп чыккан транспорт һәлакәтләреның саны да күрсәтелгән. Автомәктәпләр исемлегендә Казан лидер булган, монда шундый 39 автомәктәп исәпләнә, Яр Чаллыда - 28, Әлмәттә - 12.

Әлеге рейтингта курсантларны тиешле дәрәҗәдә әзерләми торган мәктәпләр исемлеге башында Яр Чаллы учреждениеләре тора: "Марфед" укыту үзәге дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе, "Престиж" дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе, 76 нче номерлы һөнәр лицее, Бөтенроссия автомобиль йөртүчеләр җәмгыятенең Яр Чаллы бүлеге. Антирейтингның ахырында - Казанның 137 нче номерлы һөнәр училищесы.

Шулай ук курсантлары йөртүче таныклыгы алганнан соң өч ел дәвамында транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән автомәктәпләр исемлеген бастыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.

http://gibdd.tatarstan.ru/rus/rate.htm

Наименование автошколы кол-во ДТП % от общего кол-ва ДТП


АЛЬМЕТЬЕВСКАЯ АВТОШКОЛА

ОСТО 4 1,2%

ГАОУ СПО"АЛЬМЕТЬЕВСКИЙ

ПОЛИТЕХНИЧЕСКИЙ ТЕХНИКУМ" 2 0,6%

ООО "ИДЕЛ-АВТО" 7 2,2%

ЧОУ "КАМА-АВТОШКОЛА" 2 0,6%
МИНИСТЕРСТВО СЕЛЬСКОГО

ХОЗЯЙСТВА 1 0,3%

УКК КАДРОВЫЙ ЦЕНТР 3 0,9%

АГО ТРО-ООВОА 4 1,2%
МУСЛЮМОВСКАЯ РО ОГО

РОСТО (ДОСААФ) РТ 3 0,9%

ЗАИНСКОЕ ОБЩЕСТВО РОВИАТ 1 0,3%

ПРОФЕССИОНАЛЬНЫЙ ЛИЦЕЙ-98 1 0,3%

ЗАИНСКАЯ ГО РОСТО 3 0,9%

ГАОУ СПО "САРМАНОВСКИЙ

АГРАРНЫЙ КОЛЛЕДЖ" 4 1,2%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250