Әлмәт таңнары

«Өлкәннәр» - зур таяныч

Торак йортларда җаваплы итеп сайланган кешеләр - идарәче компанияләр һәм ТМШларның уң кулы.

Ел азагында район башлыгының алар белән очрашып проблемалар хакында сөйләшүе, агымдагы чорга нәтиҗә ясау, киләсе елга планнар билгеләү күркәм традициягә әйләнде.

«Йорт «өлкәннәре» - үз торакларының патриотлары, нәшат ярдәмчеләр. Идарәче компанияләр белән тыгыз элемтә булган йортларда ОДН һәм башкага ка- гылышлы проблемалар юк дәрәҗәсендә», - дип билге- ләп үтте район башлыгы Мәҗит Салихов очрашуны ачып. Әлбәттә, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар әле. Арада иң мөһиме булып чистарту корылмалары төзелеше тора. Җитәкчелек ничек тә булса максатчан федераль программага эләгергә тырыша.
Очрашуда коммуналь предприятиеләр җитәкчеләренең чыгышы тыңланды. "АПТС" ААҖ директоры Василий Юрченко 2012 елда ремонт эшләренә 94 миллион сум акча тотылуын әйтте. Тузган үткәргечләр җылы югалу 200 тапкырга ким булган, коррозиягә бирешмәүче пыяла-пластик торбаларга алыштырыла. Быел 4 километр озынлыгындагы арада шундый эш башкарылган. Мәгълүм булганча, тарифлар үсешен киметү максатыннан шәһәрдә 3 кече ТЭЦ станциясе төзелеше бара. "Без үзебезнең электр энергиясен булдырачакбыз, шуның белән бергә җылылык тарифына үсеш темпын тоткарлаячакбыз", - диде Ва- силий Григорьевич. Аның искәртүенчә, тариф киләсе ел- ның 1 июленә кадәр артмаячак - монысы төгәл. 1 июльдән үсеш 15 процентка кадәр булыр дип көтелә.
"Әлмәт-Водоканал" ААҖ җитәкчесе Раушан Хафизов күрелгән чараларның су югалту очракларының кимүенә китерүен хәбәр итте. Көн саен эчәргә яраклы су сыйфатына анализ алына. Шәһәргә җибәрелә торган су күләме дә кимегән. Бу суның теләсә нәрсәгә әрәм-шәрәм ителмәве, сакчыл тотылуы турында сөйли. 2006 елда УПТЖ ППДдан 21 миллион кубометрдан артыграк су сатып алынса, быел 13 миллион 800 мең кубометр гына алынган. Шулай ук моннан алты ел элек тәүлегенә 66 мең кубометр кул- лансак, хәзер ул 35 мең кубометрга калган. Җитәкче монда тотылган суның исә-бен алучы приборлар кую да үз ролен уйнады дип саный. Бүген фатирларның счетчиклар белән тәэмин ителеше 91 процент тәшкил итә. Шунысын да искәртәбез, федераль закон нигезендә торак йортларның һәммәсендә счетчиклар урнаштырылырга тиеш. Рау- шан Газизҗанович үзәккә үткән проблемага янәдән тукталмыйча булдыра алмады. Йортка җибәрелгән су белән тотылганы арасында аерма күзәтелә. Аерманы без ОДН дибез. Җитәкче йорт "өлкәннәрен" кешеләрнең счетчиктагы саннарны киметеп күрсәтүенә яки приборларга хилафлык китерүенә каршы бергәләп көрәшергә чакырды. Күрсәт- кечләрне бер вакытта тапшырмый торып ОДН проблемасына чик куелмаячак. Салкын суга һәм су бүлүгә тарифлар шулай ук 1 июль- дән артачак. Бер кубометр су 39 сум 5 тиен булыр дип көтелә. Гадирәк итеп әйткәндә, бер кубометр су өчен 2 сум 16 тиенгә артыграк түли башлаячакбыз. Су бүлү, ягъни канализация өчен 93 тиенгә артыграк булачак. Шулай итеп, бер кубометр су түгү 16 сум 18 тиенгә барып төшәчәк.
"Татэнергосбыт" ААҖнең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Игорь Бредниковның да әй- тер сүзе бар. Быелның 11 аенда кулланучыларга 218 миллион сумлык электр энергиясе җибәрелгән. Әм- ма бу сумманың 213 миллионы гына җыелган. Димәк, әле йортта яшәүчеләр белән эшлисе дә эшлисе.
Йорт "өлкәннәре" дә проблемаларын күтәрде. Алар үзләре өчен семинар-укулар оештыруларын теләде, җитәкчелеккә сорауларын ирештерде. Ике тарифлы счетчикларны күчерергәме-юкмы дип кызыксынучылар да булды. Билгеле булганча, ул төнлә электр энергиясен күп тотучыларга отышлы. Счетчикта күчеш каралмаган булса, үзгәртүнең кирәге юк. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, яңадан программалаштыру - түләүле хезмәт.
Азактан район башлыгы нәшат "өлкәннәргә" район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт кәгазьләрен тапшырып, аларның хезмәтенең түләүле булырга тиешлеген ассызыклады.
Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: