Әлмәт таңнары

Кулландыңмы - түлә!

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча төзелгән махсус комиссия утырышы район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов рәислегендә 16 сентябрь көнне үтте.

15 сентябрьгә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү 30 процент тәшкил иткән. Августның шушы чорына ул 20 процент булган. Хәзер бурыч 228,7 миллион сум калган. Искә төшереп узабыз, ул 1 июльгә 240, 5 августка 233 миллион сум иде. Иң зур бурыч кайнар су һәм җылылык өчен тупланган. Ул 102,8 миллион сум тәшкил итә. Салкын су өчен 77 миллион сум акча кайтарасы бар. Мәҗит Хаҗипович әлеге саннарны китереп, тынычланырга әле иртәрәк булуын, кайбер идарәче компанияләрдә, торак милекчеләре ширкәтләрендә әллә ни үзгәрешләр күзәтелмәвен искәртте.
Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Е.Н.Ермолаев 1 сентябрьгә һәрберсенең 15 мең сумнан артык бурычы булган 3844 йорт хуҗалыгы исәпләнүен хәбәр итте. 34 кеше бурычларын тулысынча һәм өлешчә кайтарган. Бурычларны кайтарту максатыннан банклар, суд приставлары белән хезмәттәшлек итү дәвам итә.
Утырышка коммуналь хезмәтләр өчен җыемнары 30 проценттан ким бул- ган идарәче компанияләр, ТМШлар да чакырылган иде. Мәсәлән, "АСЦЖ" ҖЧҖның ул 24 процент тәшкил иткән. Август ае белән чагыштырганда 6 процентка артыграк җыелган. Әлеге җәмгыятькә караган йортларда яшәүчеләрнең барлык хезмәтләр буенча 26 миллион сум бурычы бар. 66 фатирга карата судка мөрәҗәгать ителгән. "7 нче ЖЭУ"ның да бурычы аз түгел - 17 миллион сумнан артык. Аларда сентябрь аенда җыем 28 процент булган. "Альянс плюс" ҖЧҖ ның бурычы - 15500 мең сум. Аларның да судта 40 эше бар. "ЖЭУ "Успех" ҖЧҖ коммуналь хезмәтләргә түләүне сентябрьдә үткән айга караганда 8 процентка артыграк җыйган (28 %). Яшәүчеләрнең да бурычлары шактый шул әле - 16,6 миллион сум. Түбән Мактама торак милекчеләре ширкәте буенча җыем нибары 19 процент кына тәшкил иткән. М.Х.Салихов әлеге һәм башка идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләренә бурычларны киметү буенча эшне көчәйтергә кирәклегенә күрсәтте.
"Әлмәт-Водоканал" ААҖ директоры Р.Г.Хафизов күрелгән чаралар белән таныштырды. Сентябрьнең 15 көне эчендә җәмгыятькә бурычлылардан 1106 мең сум акча кергән. Шәхси сектордагы 17 йорт салкын су үткәргеченнән өзелгән. Физик затлар буенча судта 22 эш кузгатылган. Шул ук вакытта предприятиенең үз чиратында УПТЖ ППД алдында байтак бурычы бар.
Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең җылылык челтәре предприятиесе алдындагы бурычы, алда билгеләп үткәнебезчә, 102,8 миллион сум тәшкил итә. Исәп-хисап счетына бер атна эчендә 8 миллион сумнан артык акча кергән. Арбитраж судына 14,9 миллион сумга 10 дәгъва гаризасы җибәрелгән. "Әлмәт-Водоканал"ныкы кебек АПТСның да үз бурычлары күп: кредитны кайтарасы бар, газ өчен түләргә кирәк һәм башкалар. Әгәр шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең һәммәсе дә күрсә- телгән коммуналь хезмәт- ләр өчен вакытында түләп барсалар, бу предприятиеләрнең дә бурычлары тупланмас, суга чикләүләр булмас, җылылыкның үзвакытында бирелү-бирелмәвенә шик-шөбһә булмас иде.
И.Апачаева.
Р.Гәрәев фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров