Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Татарстанда льготникларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 2 млрд. сумнан артык акча биреләчәк

Дәүләт инвалидларга, ветераннарга һәм һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен суммасының яртысын түләячәк.

2020 елда торак - коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар бирү өчен федераль бюджеттан Татарстанга 2 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның тиешле күрсәтмәсе Хөкүмәт сайтында бастырылган.

"Татарстан Республикасы — 2 млрд 390 млн 687 мең сум", — дип хәбәр ителә документта. 

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50% ын түлиләр, ә квитанциядәге сумманың калган яртысы федераль бюджет хисабына түләнә. Элегрәк Татарстанда ТКХ өчен түләүләрнең Россия төбәкләре арасында иң түбәне булуы билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса