Әлмәт таңнары

Киләсе елга бурычлар билгеле

Торак фондын ремонтлауга Әлмәт муниципаль районында 2008 елдан башлап ныклап тотындылар дисәк, дөрес булыр, мөгаен.

Киң күләмле эшләргә "ЖКХны реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында"гы 185-ФЗ санлы Федераль закон старт бирде дисәк, тагын да төгәлрәк булыр. Дистәләгән еллар дәвамында кабыргасы белән торган проблема, ниһаять, чишелә башлады дип тә әйтергә була. Үткән атнаның пәнҗешәмбесендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков һәм калабызның барлык коммуналь службалары вәкилләре белән берлектә узган матбугат конференциясендә сүз нигездә агымдагы елда уздырылган капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышуга һәм алдагы елларга билгеләнгән планнарны бәян итүгә багышланган иде.
Н.А.Богданчиков бәян итеп узганча, 2008-2011 елларда фонд акчаларына 283 торак йортка 1568,0 миллион сум күләмендә капиталь ремонт ясалган. Шушы вакыт эчендә шәһәрдә һәм районда 620,69 мең квадрат метр мәйдан ремонтланган, нәтиҗәдә 27,9 мең кешенең тормыш шартлары яхшыртылган. 2003 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыт аралыгында "Татнефть" ААҖ тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларга 50 ләп торак йортка ремонт башкарылган. Бер ел эчендә 12 торак йортның эркерлы балконнарына пыяла куелган. Гомумән алганда, барлыгы 273 миллион сумлык эш башкарылган.
Мәгълүм булганча, капиталь ремонт програм- масын эшләгәндә зур игътибар энергия саклагыч технологияләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән булган. Бу иң беренче чиратта торак йортларда җылылык энергиясен, су белән тәэмин ителешне исәпләүче приборлар урнаштыруны, фасадларны җылы- туны, подъездлардагы ишек-тәрәзәләрне алыштыруны, ут-диодлы һәм фотоакустик яктырткычлар урнаштыруны күз алдында тотты.
Бу уңайдан эшләр нәтиҗәле генә дәвам иттерелә. Мисал өчен, 2011 ел дәвамында 483 торак йортта 767 исәпләү приборы урнаштыру күздә тотыла. 2008 елдан алып бүгенге көнгә кадәр исә 1526 шундый прибор урнаштырылган булган инде. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бар да шома һәм бар да яхшы дип әйтү бик үк дөрес булмас иде. Николай Алексеевич билгеләп киткәнчә, Әлмәт муниципаль районында капиталь ремонт таләп ителгән кайбер күпфатирлы йортларга аны үткәреп булмау кебек проблема туган. Бу әлеге йортлар белән идарә итүче компанияләрнең капиталь ремонт программасында катнашырга теләмәүләре белән бәйле. Шуның нәтиҗәсендә шушы күпфатирлы торак йортлар ЖКХ фондыннан финанс ярдәме алмаячак. Шуның өстенә энергияне саклауга кагылышлы закон нигезендә мөстәкыйль рәвештә һәм үз хисап- ларына исәпләү приборларын урнаштырырга тиеш булачаклар.
2012 елга капиталь ремонт үткәрү программасына килгәндә, әлеге программага 23 торак йорт кертелгән инде. Подряд оешмалары сайланып, килешүләр төзелгән. Шуны ассызыклап узарга кирәк, бу уңайдан киләсе елны көтмичә 4 торак йортта эшләр башлап җибәрелгән. Калганнарында әзерлек эшләре алып барыла.
2011 елның 1 сентябренә шәхси милекчеләрнең һәм торак бүлмәләрне наймга алып торучыларның ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, ТМШлар, идарәче компанияләр алдында булган бурычы 228,7 миллион сумны тәшкил иткән. Бу уңайдан башкарма комитетта махсус төркем булдырылып, бурычларны кайтару өчен барлык службалар белән тыгыз элемтәдә торып, нәтиҗәле эш алып барыла.
Матбугат конференциясе барышында "АПТС " предприятиесе җитәкчесе В.Г.Юрченко да чыгыш ясады. Ул үз чиратында 8 ай дәвамында капиталь төзелеш программасы кысаларында башкарылган чараларга тукталып китте. Әлеге максатларда бүлеп бирелгән 195481,8 мең сум акчаларның 5034,12 меңенең инде кулланылышка кертелүен хәбәр итте. Программа нигезендә 4 нче район котельныендагы газүткәргечкә реконструкция ясалган, 49 котельныйдагы төтен торбасы алыштырылган, БИТП төзелеше дәвам иттерелә, 4 нче район котельныендагы КВГМ-30-150 резерв котелын рекон- струкцияләү эшләре алып барыла. Капиталь ремонт планы өчен агымдагы елга 16090,25 мең сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге сумманың 11072,4 мең сумы үзләштерелгән. Моннан тыш, "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге һәм шәхсән Ш.Ф.Тәхаветдинов үзе җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләренең 4,5 километрын алыштыру өчен 37,04 миллион сумлык өстәмә финанслау турында карар кабул иткән. Василий Григорьевич булган 15 котельныйның барысының да җылыту сезонына әзер булуын бәян итте.
"Әлмәт-Водоканал" ААҖ директоры Р.Г.Хафизов биргән мәгълүматларга караганда, 8 километр озынлыктагы суүткәр- гечләр алыштырылган, Ленин урамыннан алып Шевченкога кадәр 450 метр озынлыктагы суүткәргечкә капиталь ремонт ясалган, КНС-3 нең канализация коллекторына реконструкция ясалган. Гомумән алганда, 8477,556 мең сумлык эш башкарылган.
Очрашу барышында журналистларның сорауларына җаваплар да бирелде. Мисал өчен, йортларда газ счетчиклары урнаштыру турында да сүз алып барылды. Аларны йортлардагы фатирларда яшәүчеләргә бергәләп сөйләшеп куюга өстенлек бирергә кирәклеге ассызыкланды. Ә инде ике тарифлы электр счетчикларының кабаттан программасын үзгәртү (кышкы вакытка күчү гамәлдән чыгарылу сәбәпле) декабрь аена кадәр кичектерелә. Коммуналь службаларның бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булуын күздә тотып (мисал өчен, газ булмаса электр энергиясе булмый, җылылык булмый һәм башкалар), әлеге чылбыр өзелмәсен өчен түләүләрне вакытында тормышка ашыру зарурлыгының ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә төшенергә була. Ләкин шуны да истән чыгарырга ярамый - без бары тик файдаланган күләм өчен генә түләргә тиеш!
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров