Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә кайбер йортларда салкын суны туктатып торачаклар 

"Әлмәт-Водоканал" кайбер йортларда ремонт эшләре аркасында салкын су бирү туктатылачагы турында хәбәр итә.

"Д" зонасында Вәлиханов урамында ремонт эшләре бару сәбәпле, 25 августта 8.00-17.00 сәгатьләрдә Рябиновая, Сиреневая, Берёзовая, Дубравная, Зәйнуллин, Булгаков урамнарында салкын су бирү туктатылачак.

Зифа Балакина урамы буенча да 25 августта салкын су белән тәэмин итү торбасын алыштыру сәбәпле, 8.00 дән эшләр тәмамланганчыга кадәр салкын су бирү туктатыла.

Түбәндәге йортларда һәм кибетләрдә су бирү туктатыла:

Ленин ур., 123, 123 в,125, 127, 129;

Шевченко ур., 120, 122;

Ленин ур., 121б, 121в;

Зифа Балакина ур. 1в, 2а, 3, 5, 7;

"Аннушка" кибете;

Шулай ук "Саулык" паркы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса