Капиталь ремонтка өстәмә акча бирелде
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды төбәкләргә 2012 елга күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт уздыруга өстәмә финанс бүлеп биргән. Исемлектә Татарстан да бар.
Республикага бирелгән 200 миллион сум тирәсе акчадан Әлмәт муниципаль районына 9,045 миллион сум күләмендә өлеш чыгарылган.
И.Апачаева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа