Әлмәт таңнары

Капиталь ремонт уздырылуын теләсәң...

Федераль закон нигезендә күпфатирлы торак йортлар төзелгән җир участоклары кадастр исәбенә куелырга тиеш.

Капиталь ремонт та аңа бәйле. Шулай булуга да карамастан, райондагы йортларның 43,4 процентының гына кадастр паспорты бар.

Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларының отчет җыелышларында да, район башлыгы белән очрашуларда һәм шәһәрдә яшәүчеләр катнашында уза торган башка чараларда да "Без дә йортыбызга капиталь ремонт уздырылуын телибез" дигән сүзләр еш яңгырый. Әмма эш кешеләрнең үзләренә килеп терәлгәч, битарафлыкка юлыгасың. Мисал өчен, 185 нче Федераль закон нигезендә фонд капиталь ремонт ясауга акчаларны күпфатирлы йортлар урнашкан җирләргә кадастр исәбе үткәрелгәндә һәм аларның моны раслаучы паспорты булганда гына бирергә тиеш. Кадастр белән бәйле эшләрнең барысы да җирле бюджет хисабына уздырыла. Йортларда яшәүчеләрдән нәрсә таләп ителә соң? Җирне кадастр исәбенә кую өчен иң элек межалау кирәк. Бу сорау буенча карар күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең яки милекчеләрнең гомуми җыелышында кабул ителә. Яшәүчеләр межалау вакытында үзләре исеменнән эш йөртүче бер кеше сайларга тиеш. Мәсьәләне уңай хәл итү өчен кимендә 50 процент тавыш булуы шарт. Әлбәттә, аның өчен җыелышта катнашу кирәк. Әлегә монысы белән мактана алмыйбыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, карар кабул иткәндә йортта урнашкан кибет яки башка оешмаларның - бина милекчесе булып торган юридик затлар да катнашырга тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, бөтен милекчеләрнең дә хокуклары, фатирныкымы ул, йортта урнашкан торак булмаган билгеләнештәгенекеме, бертөсле.

Кадастр исәбенә кую нәрсә бирә? Беренчедән, ул уртак милектә булган тузган конструктив элементлардагы төзексезлекләрне бетерү, аларны алыштыру һәм торгызу өчен кирәк. Икенчедән, җир участогы кадастр исәбенә бастырылганнан соң йорттагы барлык бина хуҗаларының өлешле уртак милкенә бушлай күчә. Шулай ук социаль, инженерлык һәм башка инфраструктура, төзекләндерү объектлары да өлешле уртак милек санала. Әлеге эшләр башкарылганнан соң җир участогы белән хәзер инде аның хуҗалары үзләре идарә итә алачак. Бу йорт яны территориясен төзекләндерү, анда төрле мәйданчыклар ясау, машина кую урыны белән бәйле сорауларны тиешле тәртиптә үзләре чишә ала дигәнне аңлата. Йортның билгеләнгән чигендәге территория бары тик яшәүчеләр белән килешенеп кенә файдаланылырга тиеш. Ә межалау идарәче компанияләрнең уртак милекне карап тотудагы, мисал өчен, төзекләндерү, чүпләрне җыю, үләннәрне чабу кебек эшләрдәге җаваплылык чикләрен билгели.

Безнең шәһәр һәм районда барлыгы 983 күпфатирлы торак йорт бар. Бүген алар урнашкан 556 җир участогын кадастр исәбенә куярга кирәк. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров киңәшмә уздырды. Ул күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләрне әлеге мәсьәләгә җитди карарга, җыелышларда актив катнашырга чакырды.

Ирина Апачаева әзерләде

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: