Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Калдыкларны юк иткән өчен дә түләү ихтималыбыз бар

Дәүләт Думасы депутатлары калдыкларны утильләштерүгә киткән чыгымнарны коммуналь түләүләр квитанциясенә кертергә планлаштыра.

Көнкүреш калдыкларын эшкәртү турындагы закон проектын икенче укылышка әзерлиләр. Проект беренче укылыштан соң моннан өч ел элек туктатылган иде. Әмма Россия Президенты парламент тарафыннан закон проектының тикшерелергә һәм ел азагына кадәр кабул ителергә тиешлеген искә төшергән.

Мәгълүм булганча, йортларда яшәүчеләр әлегә чүп түккән өчен генә түли. Полигоннарда калдыклар эшкәртелгән өчен илнең кайбер төбәкләрендә генә түлиләр, дип хәбәр итә "Известия". Экспертлар исәпләвенчә, әгәр квитанцияләрдә яңа графа барлыкка килсә, "фатир өчен" безгә 10-15 процентка артыграк түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса