Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү башланды

Быел "Безнең ишегалды" программасына Әлмәттәге 56 ишегалды кертелгән. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов кичә туры эфир барышында хәбәр итте.

Төзекләндерү эшләре Риза Фәхретдин урамындагы 37А йорты ишегалдында башланып киткән.  

Тимур Нагуманов  программа турындагы мәгълүмат белән dvor.tatar сайтында танышырга мөмкин булуын әйтте. Һәрбер территориягә "Бердәм Россия" депутаты беркетелгән. Ул йортта яшәүчеләр белән берлектә ремонт эшләренең сыйфатын контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса