Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Хокук саклау органнары торак-коммуналь хуҗалык тармагын тикшерә

Әлмәттә торак-коммуналь хуҗалык тармагында законлылык белән тәэмин итү буенча ведомствоара эшче төркем төзелде. Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров рәислегендә аның беренче утырышы узды.

Эшче төркем составында прокуратура хезмәткәрләре дә, полиция, тикшерү комитеты, торак инспекциясе, торак-коммуналь хуҗалык департаментыннан да вәкилләр бар. Шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров эшче төркем төзелүнең максатын аңлатып, ТКХдагы проблемаларның хокукый якка да кагылуын искәртте.

- Быел шәһәр прокуратурасына кергән мөрәҗәгать һәм шикаятьләрнең 20 проценттан артыгы торак-коммуналь хуҗалык темасына кагылышлы. Проблема җитәрлек. Кайбер идарәче компанияләр үз вазифаларын үтәүгә җавапсыз карады. Куллану вакыты чыккан һәм яраксызга әйләнгән исәпкә алу приборларын алыштыру уңаеннан халык белән җыелыш үткәрелмәде. Кешеләргә быелның сентябрь ае өчен, әле җылыту сезоны башланмаган чорда, җылылык өчен норматив буенча исәпләүләр килде. Бу үз чиратында мөрәҗәгатьләр артуга сәбәп булды, - диде прокурор.

ТКХ департаменты директры Александр Шаронов аңлатуынча, 2002-2003 елларда Герцен урамындагы 82, 90, 96, 8 Март урамындагы 2, 2а, 4, 4а, 9, 11, 13, 15, 17, 25, 27, 31, Тельман урамындагы 41 нче йортларга шәхси җылылык пунктлары урнаштырылган иде. Хәзер алардагы җиһазларның күпчелеге дәүләт тикшерүе узганда файдалануга яраксыз, алыштырыга кирәк дип табылган. Барысына бергә моның өчен 9 миллион 600 мең акча таләп ителә. Бер йортка 600 мең сум туры килә. Закон сагында торучылар приборның әлеге йортларда яшәүчеләр хисабына сатып алынырга, ә аны урнаштыру белән идарәче компания яки ресурс белән тәэмин итүче предприятие шөгыльләнергә тиешлеген әйтте. Норматив буенча түләү язганчы идарәче компания башта җыелыш үткәреп, бу хакта яшәүчеләргә аңлатырга бурычлы булган. Әмма...

Шулай ук ОДН уңаеннан да дәгъвалар дәвам итә. Сентябрь аенда 63 торак йортта гомуми йорт ихтыяҗларына тотылган суның күләме 20 проценттан да артып киткән. Кайнар су буенча шуның кадәр чыгым 40 йортта күзәтелгән.

Халыкның бурычы да байтак җыелган - 320 миллион 369 мең 293 сум.

Александр Шаронов билгеләп үткәнчә, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең дә әҗәтләре аз түгел - җылылык өчен 76 миллионга якын, салкын су өчен 76, кайнар су өчен 50, электр энергиясе өчен 1 миллион сумнан артык түлиселәре бар. Суд ярдәменә бурычларның күпмедер өлешен кайтарырга мөмкин булган, су бирүне чикләү юлына да барырга туры килгән.

ОДНның кайдан барлыкка килгәнен һәрберебез яхшы белә. Быел яз аңа карата кискен көрәш башланган иде һәм уңай якка үзгәреш тә күзәтелде. Комиссия эшен дәвам итә. Шәһәрдә беркем дә теркәлмәгән һәм чыгымнар "ноль" күрсәтелгән 3467 фатир тикшерелгән һәм су урлауның 57 очрагы ачыкланган. Кемдер счетчигына магнит куйган, кайсысының пломбасы юк, куллану вакыты чыккан, су чыгымнары исәпкә алынмый һәм башкалар.

Департаментка да халык шикаятьләр белән килә. Агымдагы елның гыйнвар аеннан башлап 26 октябрьгә кадәр аларга 1239 мөрәҗәгать кергән. Александр Шаронов иң күп шикаятьнең (222)"Альянс плюс" җәмгыятенә белдерелүен әйтте. Аннан соң кара исемлектә "5 нче ЖЭУ", "АСЦЖ", "УКЖД Новация", "Лачын", "13 нче ЖЭУ", "7 нче ЖЭУ", "Алсу", "Успех", МУП "Комфорт (Түбән Мактама), "Темп", "Надежда", "Альянс", 10 һәм 12 нче ЖЭУлар, УК "Комфорт", "Русло", "Яшьлек" китә. Шәһәр прокуроры эшче төркемнең эш планына беренче итеп аларны тыңлауны да кертергә кирәклеген искәртте.

Әлмәт зонасы торак инспекциясендә дә шикаятьләр бар. Аның директоры Фәйрүзә Гыйләҗева идарәче компанияләр эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдерелгән мөрәҗәгатьләрнең 61 процентка артуын җиткерде. Биредә дә беренче урынны "Альянс плюс" алып тора. Кыскасы, эшче төркем алдында зур эш тора.

- Эш планы төзелгән. Системалы эш хокук бозуларны кисәтергә, вакытында ачыкларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Утырыш ай саен үткәреләчәк. Нинди чаралар күрү мөмкинлеге бар, барысын да җентекле уйларбыз һәм кулланырбыз, проблемаларны оперативрак чишәрбез, - диде прокурор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса