Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт ишегалларын бәяләделәр

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру дәвам итә. Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 5 ел дәвамында тормышка ашырылачак.

Республика программасы ишегалларын комплекслы төзекләндерү – юлларга, булган тротуарларга асфальт җәю, яңаларын булдыру, тышкы яктырткычларны ремонтлау, эскәмияләр һәм урналар, балалар өчен уен комплекслары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыру күздә тотыла.

Район башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрнең әлеге ишегалларында булды:
Ленин ур., 104 а, б;
Төзүчеләр пр. 8, 12, 18, 20, 20а, 20б, 22;
Шевченко ур., 100, 102, 154;
Геофизическая ур., 1б, 15;
Дуслык урамы 4;
Тюленин ур. 11, 13, 15, 17, 19.

Ишегалларын карап йөрүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, «Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты» МБУ директоры Айнур Исхаков, «ГУАД» МУП директоры Рәшит Хаҗипов, «торак сәясәте һәм ТКХ департаменты» МАУ директоры Җәүдәт Сөләйманов, шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.

Ишегалды территорияләрен карау барышында күчмә киңәшмәдә катнашучылар алда торган эшләрнең барышы турында фикер алыштылар.

 

Фото: press_almet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса