Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Бурыч – бурычны кайтару

20 апрельгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыем 61 процент тәшкил иткән. Март аеның шушы чорында ул 41 процент булган. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча махсус комиссиянең җомга көнне узган чираттагы утырышында шушындый мәгълүматлар китерелде.

Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Е.Н.Ермолаев яхшы күрсәткечкә ирешкән идарәче компанияләрне билгеләп үтте. Мәсәлән, түләүләрне "Альянс" 68, "МЖКХ" 81 процент җыйган. Шулай ук "Успех", "10 нчы ЖЭУ", "12 нче ЖЭУ", "13 нче ЖЭУ" җәмгыятьләренең, "Яшьлек", "Лотос" торак милекчеләре ширкәтләренең, "Комфорт" идарәче компаниясенең яхшы эшләве ассызыкланды.

"Әлмәт җылылык челтәре" ААҖ директоры В.Г.Юрченко да саннар китерде. 20 апрельгә предприятиегә булган бурыч март аендагы исәпләүләрне кертмичә 106,5 миллион сум тәшкил итә. Кайбер идарәче компанияләрнең бурычлары еллар дәвамында тупланган. Ә бит бу акчалар вакытында түләнсә, күпме эшләр башкарырга мөмкин булыр иде. Газета укучыларыбызга шуны да җиткерәбез, 19 апрельдә 2011-2012 елгы җылыту сезоны тәмамланды. Димәк, җылыту сезонында җылылык өчен счетчиклар буенча түләгәннәр хәзер түләмәячәкләр.

Мәгълүм булганча, "Әлмәт-Водоканал" ААҖ, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре фатир эчендәге коммуналь ресурслар исәбен алучы приборларны тикшерү максатыннан йортларда йөри башлады. Апрельнең 19 көнендә "Әлмәт-Водоканал" хезмәткәрләре 141, идарәче компанияләр 189, бергәләшеп 13 йортта булганнар. Бу юлы да счетчикларны бозу очраклары күзәтелгән. 26 торак йорт бурычлары өчен судан өзелгән булган. Бурычларын түләгән 22 йортка су кабаттан тоташтырылган. Тикшерү барышында яшәү урыны буенча беркем дә теркәлмәгән 7 фатир ачыкланган. Әмма аларда бүгенге көндә 18 кеше яши. Утырышта аларга соңгы алты ай буенча суны норматив буенча исәпләргә дигән карарга киленде.

Утырышта шулай ук милекчеләре банклар булган бурычлы фатирлар турында да сүз барды. Банкларга карата да таләпләр катгыйлана.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250