Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Бурыч һаман да бар

Узган җомга көнне коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча махсус комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Анда февраль аендагы эшчәнлек тикшерелде һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков утырышны шушы көнне видеоконференция режимында үткән брифингта күтәрелгән сорауларны җиткерүдән башлады. ЭТИС буенча проблема күзәтелгән. Әлмәтлеләр бу юлы тәнкыйтькә эләкмәгән. Капиталь ремонт өчен ГИСУга акча күчерү өлкәсендә дә чишәсе сораулар бар. Кайбер йортларда яшәүчеләр капиталь ремонт өчен түләүдән баш тарта икән. ТР Президенты Р.М.Миңнеханов кешеләр арасында аңлату эшләре алып бару зарурлыгына, капиталь ремонт өчен акча күчерергә теләмәүчеләр бу хакта имзаларын куярга тиешлекләренә күрсәткән. Кешеләр хәзер йортларына капиталь ремонт үткәрүдән баш тартса, моңа ихтыяҗ тугач, аны соңыннан үзләре башкарачакларын да ассызыклап үтәсе килә. Бүген яшәүчеләргә капиталь ремонт өчен 5 сум түләү каралган. Шул ук вакытта дәүләт аңа өстәп өч чыганактан - федераль, республика һәм җирле бюджеттан 15 сум түли. Николай Алексеевич хәзерге вакытта дәүләт акча биреп торганда капиталь ремонттан тайчануны акылсызлык дип атады. Торак инспекциясенә капиталь ремонт программасында катнашырга теләмәгән предприятиеләр һәм алар хезмәт күрсәтүендәге йортларда яшәүчеләр белән 20 мартка кадәр очрашулар уздыру бурычы куелды.

Февраль аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең 97 проценты җыелган. Н.А.Богданчиков моның бик әйбәт күрсәткеч булмавын билгеләп үтте. Идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте җитәкчеләре җыемның нигә түбән булуын аңлаттылар. Кайберәүләрендә гыйнвар ае белән чагыштырганда азрак акча җыелган. Мәсәлән, "Надежда" ҖЧҖ 31 гыйнварга 96 %, ә 29 февральгә 95% акча җыюга ирешкән. "УКЖД Новация" ҖЧҖ 97 проценттан 92, "7 нче ЖЭУ" 105 тән 94,"Альянс плюс" 107 дән 92 процентка төшүгә юл куйган. Соңгысына халыкның булган бурычы 14 миллион сумлап тәшкил итә. "10 нчы ЖЭУ"ның 13 миллионнан, "12 нче ЖЭУ"ның 8 миллион, "13 нче ЖЭУ"ның 12 миллион сумнан артык җыясы бар. Шунысын да искәртәсе килә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләре күп җыелганнар арасында бурычлы фатирларны сатып алучылар да күзәтелә.

И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250