Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Бурыч – 206 миллион сум

Гыйнвар аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыем 98 процент тәшкил иткән. Узган елның бу чорында әлеге сан 95 процент булган.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештыру буенча төзелгән махсус комиссиянең Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов рәислегендә 3 февраль көнне узган чираттагы утырышында шундый саннар китерелде.
Алга китеш күзәтелсә дә, бу әле тынычланырга ирек бирми. Тулаем бурыч бүген 206 миллион сум тәшкил итә. Дөрес, моннан берничә ай элек бу сан 220 иде. 206 миллионның шулай ук зур сумма икәнлеген, бу акча җыелган очракта күпме эш башкарырга мөмкинлеген, коммуналь предприятиеләрнең башкалар алдында булган бурычын яки кредитын каплаячакларын һәркем белеп тора. Ләкин кайберәүләр кулланган хезмәтләре өчен түләргә ашыкмый, бурычлы булып яшәүне кулайрак күрә. Мәҗит Хаҗипович утырышта идарәче компанияләр җитәкчеләренең һәрберсен тыңлады. Алар арасында узган елның шушы чорына карата күбрәк җыйганнары да, күрсәткечләрен киметкәннәре дә бар. Мәсәлән, "АСЦЖ" ҖЧҖ агымдагы елның 31 гыйнварына 91 процент кына акча җыюга ирешкән. 2011 елның гыйнварында бу сан 95 процент булган. Бүген әлеге идарәче компания хезмәт күрсәтүендәге йортларда яшәүчеләрнең 7 миллион сумнан артык бурычы тупланган. "Альянс"ның да җыемы узган елгы 100 урынына агымдагы елда 93 % булган. "Темп" җәмгыятенә караган йортларның бурычы 20 миллион сумнан артып китә. Төзүчеләр проспектындагы 37 нче йортта гына да 18 фатир кара исемлектә исәпләнә.
Ә менә "7 нче ЖЭУ", "Альянс плюс" җәмгыятьләре, "Яшьлек" ТСЖсының торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемы 100 проценттан артып киткән. Мәҗит Хаҗипович алардан мондый күрсәткечкә ничек ирешүләрен сорады. Чыгышлардан аңлашылганча, кайберәүләр бурычлылар белән эшләү өчен махсус хезмәткәр, юрист алган. Шулай ук суд приставлары аша эшләүчеләр дә, башка төрле чаралар күрүчеләр дә күзәтелә.
"АПТС" ААҖгә булган бурыч 126 миллион сум тәшкил итә. "Әлмәт-Водоканал" җәмгыятенең җыясы акчасы - 80 миллион сум. Шуның 56 миллион сумы идарәче компанияләргә, 5 миллионы торак милекчеләре ширкәтләре хезмәт күрсәтүендәге йортларга туры килә.
М.Х.Салихов утырышка чакырылучыларга бу- рычлылар белән җитди эш алып барырга, проблемаларны ачыкларга кирәклегенә күрсәтте.

И.Апачаева.

Фото: http://i.obozrevatel.ua/9/1037604/568459.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250