Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Галиев урамында яшәүчеләр тирән борчуда

Күптән түгел урамда машина әйләнеп капланганнан соң, халык әлеге юл участогының куркынычсызлыгы хакында борчыла.

13 октябрьдә Әлмәттә Ренат Галиев урамы буенча 23 нче йорт янында авария булды. Лада Приора автомобилен йөртүче туктап торган Ford Focus машинасына бәрелеп, әйләнеп капланды.

Зыян күрүчеләр юк. Приораны йөртүче сөйләвенчә, авария телефонга үрелү сәбәпле килеп чыккан.

«Алсу» микрорайонында яшәүчеләр бу хәлдән соң «Халык контроле»нә гариза юллаган. Алар Галиев урамында тизлек режимын чикләргә, машина кую урыннарын тыярга һәм куркынычсыз хәрәкәт оештыруны сорый. Биредә машиналар агымы көчле. Хәрәкәт автомобильләр өчен генә түгел, җәяүлеләр өчен дә авыр дип белдерә әлмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса