Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

«Безнең ишегалды»: матурлана, яңара

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Яңарыш берьюлы берничә кварталда җәелдерелгән.

Үзгә режим нәтиҗәсендә аңа төгәл бер айга соңарып алындылар. Шулай да төзүчеләр быелгы сезонда барлыгы 56 ишегалдын төзекләндерергә исәпли.

Фәхретдин урамындагы 37 а йорты территориясе шушы көннәрдә үзгәреш кичерде. Моңа кадәр халык биредә юлның начар булуыннан, чокырлардан зарланды. Хәзер алар канәгать, әлеге йортта яшәүче Венера Хәсәнова асфальт, тротуар җәюләренә сөенечен яшерми, «ашыгыч ярдәм машинасы да үтә алмый иде, ниһаять, юллы булдык», ди ул.

Моннан тыш, биредә ял итү мәйданчыклары, эскәмия, урна, велосипед кую урыннары, яктырткычлар булдырыла, халыкның теләге буенча кайбер агачларны да кисәчәкләр.

Сөләйманова урамындагы 1, 3 нче йорт ишегалларында да эш кайный. Дүшәмбе көнне биредә төзүчеләр бордюрлар алыштыру өчен җир казу, яшел зоналарны уратып алган тимер коймаларны алу белән мәшгуль иде. Ишегалдындагы мәйданчык та казылган, ул да яңача булачак. Подрядчы оешма хезмәткәрләре сүзләренә караганда, балалар мәйданчыгындагы заманча ГОСТка туры килмәүче җиһазларны башкалары алыштырачак, яшел зоналар да арта. Халыкның теләген шулай ук исәпкә алганнар: хәзер машина кую урыннарының да артуы көтелә.

Шевченко урамы 104, 108 нче йортларның ишегалдында экскаваторлар эшләвенә юлыктык. Биредә бригада балалар уен мәйданчыклары өчен урын әзерли, подъездларга керү өлешендә эшли. Йортларда яшәүчеләрнең теләген дә ишеткәннәр – яшел зоналарның мәйданын киметмәскә уйлыйлар.

Программа буенча шәһәрдә җәелдерелгән төзекләндерү эшләренә бәйсез күзәтүчеләр контрольлек итәчәк. Әлмәтлеләр үзләре дә теләк-тәкъдимнәрен dvor.tatar сайтында җиткерә ала. Шулай ук 8 (800) 27-5-2020 номерына шалтырату мөмкинлеге дә бар.

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса