Айрат Хәйруллин Әлмәтнең ЕРРЦ эшчәнлеген контрольгә алды
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин ЕРРЦның үзәк офисында, аның филиалларында булды. Ул хезмәткәрләрнең нинди шартларда эшләүләрен карады һәм клиентларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе белән танышты.
Бирегә килгән кешеләргә уңайлыклар тудырырга, бинаны клиентлар тәрәзә артында утыручы белгечләр белән урындыкка утырып сөйләшерлек итеп үзгәртүне планлаштырырга - әнә шундый теләк җиткерелде. Айрат Хәйруллин ЕРРЦ һәм ТКХларның хезмәт күрсәтү сыйфатына мониторинг алып барылачагын да җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа