Әлмәт таңнары

Алар йортларга уңайлылык өләшә

Узган шимбә көнне кече Мәйданда торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куючыларның Сабан туе булып узды.

Халкыбызның яраткан бәйрәме гадәттә язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә. Торак-коммуналь хуҗалыкта ел әйләнәсе урак өсте булса да, бүген башкарылган эшләргә бераз нәтиҗәләр ясарга мөмкин: торак йортларның, социаль объектларның җылы- лык системалары җылыту сезонына юдыртып, әзерләп куелды, быелгы капиталь ремонт та тәмамланып килә һәм башкалар. Кыскасы, бераз ял итеп алсаң да була.
Бәйрәм сәбәпчеләрен сәламләргә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров та килгән иде. Ул калабыз коммунальчыларының эшли дә, шушындый бәйрәмнәр оештыра да белүен искәртте. Сүз уңаенда, рес- публикада мондый Сабантуй беркайда да үткәрелми. "Эшегез җиңел түгел, ял көннәрендә дә хезмәт куярга туры килә, бөтен көчегезне халыкка хезмәт күрсәтүгә бирәсез. Кайчакларда хезмәтегез кешеләр тарафыннан тиешенчә бәяләнми дә, әмма чиста шәһәр, ишегаллары, республика һәм Россия күләмендә иң төзек кала булып танылу - сезнең тырыш хезмәт күрсәткече", - дип билгеләп үтте Ришат Фазлытдинович һәм предприятиеләрнең бәйрәмне күркәм күрсәткечләр белән каршылавын искәртте, аларга рәхмәтен җиткерде.
Р.Ф.Әбүбакиров хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгының Мактау грамоталарын, район башлыгы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Әгер- җедә булган гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүгә үзләреннән өлеш керткән хезмәткәрләр ТР Төзелеш, архитектура һәм ткх министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Тармакта озак еллар эшләүчеләр, күп балалы гаиләләр, спорт ярышларында актив катнашучылар да игътибар үзәгендә булды.
Ә аннан соң балалар да, өлкәннәр дә спорт ярышларында катнашты, үзешчәннәр иң матур чыгышлары, предприятиеләр иң кунакчыл, ипи-тозлы палатка өчен көрәште.
И.Апачаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров