Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Җылыту сезонында Әлмәт авария хезмәтләре тәүлек буе кизү торалар

Шундый йөкләмә белән район башлыгы чыгыш ясады.

Әлмәттә җылыту сезонында авария хезмәтләренең тәүлек буе эшләвен оештыралар. Гомумшәһәр планеркасында шундый йөкләмә белән район башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, төп бурычларның берсе – идарәче компанияләр һәм шәһәр халкы арасында төгәл коммуникация булдыру. Шул ук вакытта җирле халыктан килгән шикаятьләргә оператив җавап бирергә кирәк.

«Чыгып, контрольдә тотарга, карарга һәм бу проблемаларны хәл итәргә. Әлегә җылыту чоры бара, без теләсә кайсы вакытта әзер булырга, тәүлек буе теләсә нинди сорауларга җавап бирергә тиеш», - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса