Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Түбән Мактамадагы күпфатирлы йорт капиталь ремонттан соң гарантия буенча ремонтланачак

Торак инспекторлары түбәне сыйфатсыз ремонтлау нәтиҗәләрен ачыклаган.

Түбән Мактамада Некрасов урамындагы 30 нчы йортта яшәүчеләр торак инспекциясенә түбәдән зарланган.

Инспекторлар хәбәр иткәнчә, 2020 елда йортка капиталь ремонт ясалган. Биредә яшәүчеләр күзәтчелек органына мөрәҗәгать итеп,  түбә сыйфатсыз ремонтланган, дип хәбәр иткәннәр. Су агымы зарарланган, шуның аркасында яңгыр суы бина стенасы буйлап ага, яз көне түбәдән начар беркетелгән металл элементлар төшкән.

«Капиталь ремонт сыйфатсыз башкарылган, подрядчы гарантия кысаларында төзексезлекләрне бетерәчәк», – дип хәбәр ителә «Татарстан Жилинспекциясе» телеграм-каналында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса