Әлмәттә коммуналь хезмәткәрләр җылылык сезонына әзерлекне тикшерә
Кайбер күпкатлы йортларда хокук бозулар ачыкланган.
Әлмәт коммуналь хезмәтләр 2024-2025 елгы җылыту сезонына әзерләнә башладылар.
Хәзер хезмәткәрләр гомумйорт мөлкәтенең торышын бәяләү өчен йортларны карап йөри. Совет урамындагы 151а йортта комиссия 12 хокук бозу очрагын ачыклаган: үзәк җылыту системасы күгәргән, вентиляция каналларында төзексезлекләр бар, түбә начар хәлдә һәм чүп-чар белән тулган, өйгә керү юлында штукатурка җимерелгән.
Бу хакта үзенең телеграм каналында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков хәбәр итте. «Ачыкланган проблемаларны бетерү кирәклеген күрсәтеп, идарәче компаниягә акт төзелде», - дип яза Исхаков.
Фото: А.Исхаков телеграм каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа