Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә биш йорт җылысыз калды

Суүткәргеч өзелә.

Шәһәр халкы хәбәр иткәнчә, Гафиятуллин урамындагы 29а, 29б, 31, 33 һәм 35 нче йортларда көн буе җылылык һәм кайнар су булмый. Суүткәргеч өзелә.

Авария урынында "АПТС" хезмәтләре эшли, шулай ук анда контроль өчен Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков китте.

Ремонт кысаларында казулар үткәрелгән һәм зыян күргән торбаны алыштыралар.

Хезмәтләр җылылык бирүне тиз арада торгызачакларына ышандыра. Эшләр тәмамланганчы, "АПТС" вәкилләре дә, Айнур Рәсим улы да авария урынында калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса