Әлмәт йортларына киләсе атнада җылылык биреләчәк
ТР Әлмәт районының күп фатирлы йортларына җылылык бирү киләсе атнадан, 9 октябрьдән башланачак.
Муниципаль берәмлекнең барлык йортлары җылылык эшләтеп җибәрүгә әзер, объектларга әзерлек паспортлары алынды. Бу хакта районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 4 октябрьдә, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектларына җылылык бирү башланды инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа